Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауның "Афәрин" бию төркемендә әти-әниләр балалары белән бергә бии


Сәхнәдә "Афәрин" төркеме
Сәхнәдә "Афәрин" төркеме

Яшь чакларында "Гүзәл" төркемендә биегән, әмма ун еллап сәнгатьтән читләшеп торган милләттәшләр Ижауда биш ел элек оешкан "Афәрин" бию төркеменә инде балалары белән йөри.

"Афәрин" бию төркеменә биш ел. Әмма анда биючеләр инде бер-берсе белән күптән таныш. Алар "Гүзәл" татар халык җыр һәм бию ансамбленең бик актив биючеләре иде. Яшь егетләр-кызлар тормыш корып, мәшәкатьләр туу сәбәпле, ун еллап сәнгатьтән читтә булдылар. Әмма дуслык җепләре, милли сәнгатькә мәхәббәт аларны кабат бергә җыйды. “Афәрин” бию төркеменә җыелып, алар элекке биюләрен яңартып, яңаларны да өйрәнеп тамашачыга тәкъдим итә. Иң мөһиме –хәзер алар ансамбльгә үзләренең улларын-кызларын да җәлеп иткән.

Радик Сабашников улы Илназны биергә өйрәтә
Радик Сабашников улы Илназны биергә өйрәтә

Радик Сабашников биергә улы Илназ белән йөри. Радик үзе 14 яшендә бию белән кызыксынып, “Гүзәл” ансамбленә йөри башласа, улында биюче булу теләге соңрак туган. Илназ “Афәрин” төркеменә әле алты ай гына йөри. Репетицияләрдә аңа бию хәрәкәтләре җиңел бирелми, әмма әтисе – үрнәк. Ул һәрвакыт улы белән күнегәләрне кабат-кабат күрсәтә.

“Минем холкым шундый – гел хәрәкәттә булу кирәк. Үземне күпме беләм, мин гел биим”, ди Радик Сабашников. Дөрес, элек һәр бию бизәкләрен башкару аңа бик җиңел бирелсә, хәзер, инде кырыктан узгач, бераз авыррак икән. Әмма репетицияләрдән һәм кайда да булса чыгыш ясап кайтсам – күңелем күтәрелә дип уртаклашты Радик.

Эльвира Хәсәнова кызы Дәлия белән
Эльвира Хәсәнова кызы Дәлия белән

Эльвира Хәсәнова да бүген “Афәрин”дә кызы белән бии. Эльвира шулай ук озак еллар “Гүзәл” ансамблендә биегән. “Кечкенәдән биергә ярата идем. Әби җырлый, без биеп йөри идек. Гомерем буе биюгә гашыйк”, дип исенә төшерде сәнгать белән кызыксына башлаганын Хәсәнова. Тормыш корып, бераз гаилә мәшәкатьләреннән арынгач, кабат оештырылган “Афәрин” төркеменә килгән. “Яшьлегемә кайткан кебек булдым. Дөрес, хәзер биюләрнең һәр хәрәкәтен аңлап, уйлап биим”, ди Эльвира.

Кызы Дәлия дә “Афәрин” төркемендә милли биюләребез бизәкләрен үзләштерә. “Үзебезнең балаларны да китердек, өйрәтәбез биергә. Яшь буыннарга калдырыйк дип биибез. Күрсәтәбез аларга яшь вакытта биегәннәрне. Без яшьләргә үзебез белгәнне тапшырырга тиеш”, диде Эльвира Хәсәнова.

"Афәрин" бию төркеме
"Афәрин" бию төркеме

Дәлия башта әнисенең җитез биюенә сокланып карап торган. Дәлия 2015 елда “Татар кызы” бәйгесендә катнашты. Милли бию хәрәкәтләренә гашыйк. Үзе дә аларны бик тырышып үзләштерә.

Биш ел элек “Гүзәл” ансамбленең чираттагы очрашуында биючеләр төркеменә йөрүчеләр үзләренең хореографлары Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ваккас Нуретдинов белән күрешәләр. Бергәләп кабат биючеләрне җыярга карар кылалар. “Афәрин” төркеменә йөрүчеләрнең күбесе “Гүзәл” ансамблендә остарган биючеләр. Шуңа да алар Ваккас Нуретдиновка рәхмәтле. “Аның дәресләре, күп еллар узуга карамастан, бүген дә бик кирәкле”, диде Гөлнара Шнайдер. Гөлнара бию төркеменә үзенең туганнарының балаларын җәлеп иткән.

“Афәрин” төркеменә элеккеге шәкертләрен җыючы Ваккас Нуретдинов булса, бүген бию остазының эшен Светлана Юртова дәвам итә. Ул үзе данлыклы “Италмас” ансамблендә күп еллар биегән.

Светлана Юртова биючеләр белән
Светлана Юртова биючеләр белән

“Бию бизәкләренең бер хәрәкәтен дә белмәгән кешеләрне дә оста биюче итүче ул”, диләр Светлана хакында. Һәр биюнең бик матур үзенчәлеге булырга тиеш – шуны истә тотып яңаларын куюны максаты итеп саный җитәкче. Хәзер алар Әстерхан татарлары биюен өйрәнгән. Без бер гаилә кебек дип билгеләде җитәкче. Әти-әниләре белән бергә балалары йөрүен, хәтта сабыйлар килүен дә хуплый ул. Алар белән дә рәхәтләнеп шөгыльләнә башлавына сөенә.

Әстерхан татарлары биюе
Әстерхан татарлары биюе

Венера Иваненко “Афәрин” төркеменә күптән түгел йөри. Ул да репетицияләргә улы белән килә. Әлегә малай кечкенә, әмма инде татар бию бизәкләрен үзләштергән.

“Афәрин” биючеләрен төрче кичәләрдә күрергә мөмкин. “Безне бик еш чакыралар. Ижауда гына түгел, башка шәһәрләрдәге чараларда да катнашабыз. Инде күп кенә яңа костюмнар булдырдык. Халык яратып кабул итә. Татар чараларыннан тыш, башка тантаналарга да чакыраллар”, дип уртаклаштылар биючеләр.

XS
SM
MD
LG