Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесендә Барда кызы җиңде

"Татар кызы - 2015" бәйгесендә Барда кызы җиңде
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:23 0:00

16 октябрь Чиләбедә үткән Русиякүләм "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финалында җиңүче таҗын Пермь өлкәсе Барда районнынан Алинә Аптукова киде. Ул Русиянең иң матур, иң уңган татар кызы дип бәяләнде.

16 октябрьдә Чиләбенең җиде мең кеше сыйдырышлы "Трактор" боз аренасы матурлык һәм сәләт бәйгесенә бирелде. Финал тамашасы бик купшы итеп оештырылган иде. Анда катнашу өчен Татарстанның җыр һәм бию ансамбле, Русиянең "Голос" тамашасы йолдызлары, Татарстан артистлары килде. Тамашачылар арасында ул көнне Чиләбегә рәсми сәфәргә килгән Татарстан премьер-министры Илдар Халиков та булды

Дөнья татар конгрессы, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм башка оешмалардан да бәйгегә вәкилләр килде.

Без, без, идек, без 12 кыз идек

Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" тамашасыннан бер күренеш
Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" тамашасыннан бер күренеш

​Русия төбәкләре бәйгеләрендә җиңеп чыккан кызлар арасыннан финал алдыннан булган өстәмә яршыларда Татарстан, Башкортстаннан, Чиләбе, Түбән Новгород, Удмуртия, Төмән, Кемерово, Томски өлкәләреннән 12 кыз сайлап алынган иде.

Алар профессиональ артистлар белән бер сәхнәдә биеде, җырлады һәм башка саләтләрен күрсәтте, реклама йөзеннән милли итеп тегелгән заманча кием күрсәтте.

Ә аңарчы ярым финалга чыккан кызлар Чиләбедә һәм Казанда сынаулар да үтте. Мәсәлән, Чиләбе Сабантуенда чибәрләр бию, сәхнә осталыгы һәм чигүдән тыш, тракторлар да йөртеп карады.

Бәйгедә катнашучы Алия Әпсәләмова
Бәйгедә катнашучы Алия Әпсәләмова

Шулай ук кызлар тел, тарих һәм әдәбиятне белү ягыннан да ярышты. Казанда булганда үз төбәкләрендә җиңгән Төмән, Түбән Новгород, Уфа, Йошкар Ола һәм башка яклардан чакырылган татар кызлары милли аш-су әзерләүдә осталыкларын, Болгарга барып чигү, тегү һәм башка күл эшләрен күрсәтте.

Шулай итеп бәйгенең бөтен ярышларында иң күп балны Пермь өлкәсеннән Алинә Аптукова җыйды. Оштыручылар сүзләренчә, Барда районы вәкиле баллар саны белән Чиләбедәге төбәк бәйгесендә җиңгән Юлия Юртеева һәм Алия Әпсәләмовадан аз гына алгарак киткән.

Барда кызының җиңүе очраклы түгел

Алинә Аптукова бөтен яктан уңган кыз булып чыкты. Ул йөзе белән матур булудан тыш, профессионал дәрәҗәдә җырлый, милли аш-суга да, тегү-чигүгә дә оста. Ул гомерен музыкага багышлаган, Барда районында музыка мәктәбендә укытучы булып эшли, Казан федераль университетында читтән торып музыка белгечлеге ала.

Җиңүче 400 мең сумлык асыл ташлар белән бизәлгән таҗ һәм "Lada" машинасы белән бүләкләнде. Ул 2016 елга кадәр күп чараларда "Татар кызы" бәйгесен вәкиллек итәргә тиеш була.

Алинә өчен залда аның әти-әнисе, туганнары, дуслары җан атты. Иң булган татар кызлары бәйгесендә "Перм өлкәсе, Барда районы кызының җиңүе очраклы түгел", дип язылган оештыручыларның рәсми хатында. Алинә гаиләсендә дә милли мохит тудырылган, Барда районында да татар, башкортлар гөреф-гадәтләрен бик каты саклап яши.

Финалга чыккан һәр кызга иганәчеләр һәм оештыручылардан берәр исем бирелде.

Чиләбе кызы Алия Әпсәләмова бүләген ала
Чиләбе кызы Алия Әпсәләмова бүләген ала

Чиләбе кызы Алия Әпсәләмова "Иң нурлы йөзле кыз", Төмәннән Анжела Абдрәшитова "Иң камил кыз", Кемерово өлкәсеннән Алсу Алтынбаева "Иң тырыш кыз", ә җиңүче Алинә Аптукова тагын "Иң гүзәл кыз" итеп тә танылды.

Иҗаудан Алисә Әхмәтҗановага "Сандугач телле кыз", Мари республикасыннан Ралина Галимяновага "Иң назлы кыз", Томскидан Зарина Идрисовага "Иң серле кыз", Татарстаннан Миләүшә Морзахановага "Иң нәзәкатьле кыз", Ульяннан Ләйсән Усмановага "Иң илһамлы кыз", Уфадан Альбина Хамматовага "Иң сөйкемле кыз", Челәбенең Чибәркүл районыннан Юлия Юртеевага "Иң нәфис кыз" , Түбән Новгородтан Тәнзилә Смелова "Иң уңган кыз" дигән исемнәр бирелде.

Миләүшә Морзаханова
Миләүшә Морзаханова

Ә бәйгенең рәсми сайтында барган тавыш бирүдә Татарстаннан Миләүшә Морзаханова җиңде. Аның өчен 3452 тавыш бирелгән иде.

​ "Татар кызы" бәйгесе зур итеп Чиләбенең үзендә берничә ел рәттән үткәрелеп килә. Быел Чиләбеләр үз бәйгеләрен ул беренче тапкыр Бөтенрусия дәрәҗәсенә күтәрә алды.

Узган ел 7 декабрьдә Мәскәүдә Русия күләмендә дип игълан ителгән "Татар кызы-2014" бәйгесенә йомгак ясалган иде. Башкортстаннан Алинә Гыйззәтуллина 20 кыз арасыннан бу бәйгедә җиңеп чыкты.

Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең онытылмаслык мизгелләре

Бөтенрусия "Татар кызы -2015" бәйгесенең финал өлешеннән бер күренеш. 
1/16 Бөтенрусия "Татар кызы -2015" бәйгесенең финал өлешеннән бер күренеш. 
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
"Татар кызы 2015" бәйгесендә катнашучылар милли стильдә тегелгән  кием күрсәтә, Чиләбе вәкиле Алия Әпсәләмова (уртада)
2/16 "Татар кызы 2015" бәйгесендә катнашучылар милли стильдә тегелгән  кием күрсәтә, Чиләбе вәкиле Алия Әпсәләмова (уртада)
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
"Татар кызы 2015" бәйгесендә катнашучылар милли стильдә тегелгән  кием күрсәтә, Татарстан вәкиле Миләүшә Морзаханова (уртада)
3/16 "Татар кызы 2015" бәйгесендә катнашучылар милли стильдә тегелгән  кием күрсәтә, Татарстан вәкиле Миләүшә Морзаханова (уртада)
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
Тамашадан бер күренеш
4/16 Тамашадан бер күренеш
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
Сәхнә артында кызлар,  уртада - Кемерово вәкиле Алсу Алтынбаева 
5/16 Сәхнә артында кызлар,  уртада - Кемерово вәкиле Алсу Алтынбаева 
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
Төмәндәге "Татар кызы" 2015 бәйгесендә җиңгән Анжела Абдрәшитова
6/16 Төмәндәге "Татар кызы" 2015 бәйгесендә җиңгән Анжела Абдрәшитова
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
Тамашадан бер күренеш
7/16 Тамашадан бер күренеш
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
8/16

Чиләбе вәкиле Алия Әпсәләмова
9/16 Чиләбе вәкиле Алия Әпсәләмова
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
Сәхнәнең гомум күренеше
10/16 Сәхнәнең гомум күренеше
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
Чиләбе вәкиле Алия Әпсәләмовага "Иң нурлы йөзле кыз" исеме бирелде 
11/16 Чиләбе вәкиле Алия Әпсәләмовага "Иң нурлы йөзле кыз" исеме бирелде 
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
Тамашада көтелмәгән борылыш та булып куйды
12/16 Тамашада көтелмәгән борылыш та булып куйды
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
"Татар кызы -2015" бәйгесенең рәсми сәхифәсендәге тавыш бирүдә Татарстаннан Миләүшә Морзаханованы җиңде, ул махсус бүләк алды.
13/16 "Татар кызы -2015" бәйгесенең рәсми сәхифәсендәге тавыш бирүдә Татарстаннан Миләүшә Морзаханованы җиңде, ул махсус бүләк алды.
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Бөтенрусия "Татар кызы 2015" бәйгесендә җиңүче итеп Алина Аптукованы атады.  
14/16 Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Бөтенрусия "Татар кызы 2015" бәйгесендә җиңүче итеп Алина Аптукованы атады.  
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
Русиянең иң матур, иң булган татар кызы дип аталган Алина Аптукова тагын "Иң гүзәл кыз" исемен дә алды. Рәсемдә: Алина Аптукова белән бәйгене оештыручы, жюри әгъзасе, Чиләбе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова.
15/16 Русиянең иң матур, иң булган татар кызы дип аталган Алина Аптукова тагын "Иң гүзәл кыз" исемен дә алды. Рәсемдә: Алина Аптукова белән бәйгене оештыручы, жюри әгъзасе, Чиләбе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова.
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
Җиңүче кыз Златоуст зәркән осталары ясаган таҗдан тыш, "Lada" автомбиле дә бүләк ителде. Бәйге Чиләбе, Татарстан хөкүмәтләре, төрле бизнес оешмалары финанс ярдәме белән оештырылды. 
16/16 Җиңүче кыз Златоуст зәркән осталары ясаган таҗдан тыш, "Lada" автомбиле дә бүләк ителде. Бәйге Чиләбе, Татарстан хөкүмәтләре, төрле бизнес оешмалары финанс ярдәме белән оештырылды. 
16 октябрьдә Чиләбенең "Тракотор" боз аренасында 7 мең кеше катнашында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган Бөтенрусия "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал ярышы үтте.
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG