Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче канал татар чибәрләрен кияүгә бирмәкче


Димче Роза Сабитова "Татар кызы-2014" бәйгесендә катнашкан өч кызны "Әйдә өйләнешик!" тапшыруына чакырган.

7 декабрь көнне Мәскәүдә Русия күләмендә "Татар кызы-2014" бәйгесе төгәлләнде. Башкортстаннан Алинә Гыйззәтуллина 20 кыз арасыннан бу бәйгедә җиңеп чыкты.

Жюрида танылган димче, Русиянең Беренче каналында "Әйдә өйләнешик!" ("Давай поженимся!") тапшыруын алып баручыларның берсе Роза Сабитова да бар иде. Ул Төмәннән Алисә Арангулова, Петербудан Диләфрүз Баһавиева һәм Мари Иленнән Марина Маринованы әлеге тапшыруга чакырган. Сабитова фикеренчә, "Татар кызы" бәйгесендә чибәрлек кенә түгел, ә кызларның гаилә корырга әзерлеге дә ачылырга тиеш. Мәскәү бәйгесендә исә бу ягына игътибар булмаган. Сабитова Азатлык сорауларына җавап бирде

– "Татар кызы - 2014" бәйгесендә татарлык рухы җитәрлек дәрәҗәдә идеме?

– Бу рухны нинди бизмәнгә салып була соң? Мин үзем татар чарасы икәнлеген тойдым, чөнки кызлар татарча сөйләште, татар җырларын җырлады, матур итеп биеделәр. Бәлки кайберәүләр моны заманча рухтагы шоу дип тә кабул иткәндер. Без хәзер бөтенләй башка дөньяда яшибез бит. Бу чара йөзгә кызыллык китермәслек итеп оештырылган иде. Кызлар да йөзгә кызыллык китермәде. Алар үзләрен безнең татар милләтенең лаеклы вәкилләре буларак күрсәтте.

– Мондый чибәрлек бәйгеләре татарларның абруен күтәрә, башка милләтләр алдында татарларны таныта дип уйлыйсызмы?

Роза Сабитова
Роза Сабитова

– Татар халкына, аның гореф-гадәтләренә, татар теленә багышланган нинди генә чара булмасын, ул һәрвакытта да уңай нәтиҗә бирә. Әмма ул чараларның барсын да оят булмаслык итеп, бик яхшы дәрәҗәдә үткәрү кирәк.

Чибәрләр бәйгесендә, минемчә, сәяси һәм социаль ягына да игътибар булырга тиеш. Чибәр кызларның бәйгесе – ул, иң беренче чиратта, кәләшләр бәйгесе. Бу бәйгеләрнең идеясе дә гаилә кору турында булырга тиеш. Мәскәүдәге финалда бу ягы ачылмый калды. Мин бәйгегә кадәр дә кызлар белән аралаштым. Тамашачы исә, менә бу гаилә корырга әзерлек дигән ягын бик аңлап бетермәде, алар кызлар чибәрме, чибәр дип кенә утырды.

Кызлар мондый бәйгегә ни өчен килә дип уйлыйсыз? Алар үзләрен бары тик яхшы яктан гына танытырга һәм шул ук вакытта кияү буласы кешеләр дә күрсен өчен дип килә. Киләчәк язмышларын эзләп килә алар. Кызганыч, әлегә бәйгедә бу ягына басым ясалмый.

– Чибәрләр бәйгеләреннән соң байлар кызларга өйләнә һәм тормышлары күңелсез төгәлләнгән очраклар да булгалый.

Диләфрүз Баһавиева
Диләфрүз Баһавиева

– Әгәр дә бу кызларның яннарында яхшы әти-әниләре булса, алар моңа юл куймаячак. Мин үзем ике бала әнисе һәм минем яшьтәге киявем булу миңа нигә кирәк?! Яшь, акыллы һәм барсын да булдыра торган егетләр аз мәллә? Бу мәсьәлә шулай ук гаиләдән һәм кызның үзеннән тора. Әгәр өлкәнрәк яшьтәге байга кияүгә чыга икән, димәк әти-әниләре аңа дөрес тәрбия бирмәгәннәр, тормыштагы кыйммәтләрне аңлатмаганнар дигән сүз.

– Роза ханым, чыннан да, өч кызны: Төмәннән Алисә Арангулова, Петербудан Диләфрүз Баһавиева һәм Мари Иленнән Марина Маринованы "Әйдә өйләнешик!" тапшыруына чакырдыгыз мени?

– Әйе, чыннан да, безнең тапшыру әзерләнә. Телевидениедә эшләүчеләр әйтүенчә, ахырына кадәр барып чыгар. Татарча тапшыру булачак ул.

– Башкортстаннан Алинә Гыйззәтуллина бу бәйгедә җиңде. Ә нигә аны чакырмадыгыз?

– Җюри үз бәясен бирде, әмма минем кызларга карата үз карашым бар. Мин тапшыруга чакырган өч кыз да бу бәйгегә җитдиерәк әзерләнгән иде. Башкортстан вәкиле минем күңелемне әсир итмәде. Бәйгедә мин генә түгел бит, күпчелек тавыш белән җиңүне Башкортстан кызына бирделәр һәм аны тапшыруга да чакырырга дигән сүз түгел бит әле. Ул үзенең таҗын алды инде, ул ниндидер чараларда вәкил буларак катнашачак.

– Сезгә башкалар белән чагыштырганда, чыннан да, бу өч кыз күбрәк ошады мени?

– Алар миңа ошады. Мин аларның яхшы хатын һәм әни булырга әзер икәнлекләрен тойдым.

– Бу кызлар үзләре әлеге тапшыруда катнашырга ризалык бирдеме соң?

– Әйе, сөйләшүләр булды, әмма алар алдан шеф-редакторлар белән кастинг узарга тиеш. Әгәр безнең продюссер аларны хупласа, бу тапшыруны әзерләячәкбез.

– Өйләнергә теләгән егет кем булачак соң?

Марина Маринова
Марина Маринова

– Ул әле билгеле түгел. Кияүнең лаеклы татар булачагын гына өздереп әйтә алам. Тапшыруда кияү бер генә булачак, ул өч кыз арасыннан берсен сайлап алачак. Минемчә бу кызларны бөтен ил күрәчәк һәм шулай ук лаеклы егетләр күреп, алар белән танышырга теләячәк. Безнең тапшыруда мондый очраклар бик күп булды.

– Кайбер социаль челтәрләрдә кияү кеше сезнең улыгыз булачак икән дип тә яздылар. Бу дөресме?

– Әлегә бу төгәл мәгълүмат түгел.

– Сез, чыннан да, киленегезнең татар милләтеннән булуын телисезме?

– Әлбәттә! Мин кызымның да татар егетенә гашыйк булып, аңа кияүгә чыгуын телим. Улым турында әйткән дә юк, чөнки ул ир-ат, нәселне дәвам итүче.

– Әгәр, сер булмаса, улыгыз һәм кызыгызга ничә яшь?

– Улыма (Денис) 25, кызыма (Ксения) 22 яшь.

– Алар ни белән шөгыльләнә?

– Алар университет бетерә. Кызым психолог, минем һөнәремне дәвам итүче, улым шулай ук безнең гаилә бизнесында.

– Сез киявегез дә, киленегез дә бары тик татар гына булырга тиеш дип телисезме?

Алисә Арангулова
Алисә Арангулова

– Мәхәббәттә ниндидер кануннар юк. Русия – электән үк күпмилләтле дәүләт. Милләтне саклау өчен нәсел хәтерен дә саклау кирәк. Татар милләтен саклау өчен татар кызы татар егетенә кияүгә чыгарга тиеш. Бары тик шул юл белән генә милләтне саклап калып булачак. Мин татар әни буларак, милләтне саклау ягында. Мин оныкларымның да татар булуын телим. Әгәр минем оныкларым татар була икән, минем балаларымның да проблемнары кимрәк булачак. Әгәр гаиләләр бер милли тамырдан икән, аларның тормыштагы проблемнары да азрак. Аларга нинди дин тарафдары булу турында бәхәсләшү, балаларны чукындырыйкмы, әллә мөселман кануннары белән үстерикме дип тә баш ватып тору кирәк булмаячак.

– Моңа кадәр улыгызның таныш кызы, ә кызыгызның дус егете булган идеме? Алар татарлармы, әллә башка милләттәнме?

– Алар Мәскәүдә туып үсте бит, шуңа күрә аларның төрле милләттән булган дуслары һәм алар арасында татарлар да бар.

– Тормыш корганда кем соңгы сүзне әйтергә тиеш дип уйлыйсыз, әти-әниме, әллә яшьләр үзләреме?

– Яшьләр үзләре хәл итмәскә тиеш. Адәм һәм Һава вакытыннан бүгенгә кадәр бернәрсә дә үзгәрмәде, ата-ана фатихасын беркем дә кире какмады әле. Ата-аналар балаларына дөрес тәрбия бирү белән бер рәттән киләчәк тормышлары турында да кайгыртырга тиешләр. Гаилә – ул ике нәселнең бергә кушылуы да. Яшьләргә һәрвакыт ярдәм итеп тору кирәк. Яшьләр ни белә, ни аңлый соң, ә ата-ананың тәҗрибәсе зур. Әгәр яшьләр ата-ана сүзенә колак сала икән, ул вакытта аларга кияү һәм кәләшне дә ата-ана сайлый. Ата-ана кемне һәм нигә аны сайлап алырга кирәк икәнен яхшы белә.

Минем балаларым мине хөрмәт итә һәм минем сүземнән чыкмый. Алар бары тик яхшылык кына теләгәнемне дә белә. Минем матур татар кызымны яхшы гаиләдән булган матур татар егете күреп ала икән, нигә аларга бер-берсен яратмаска ди? Бернинди проблем да юк, бер-берсен яратачаклар алар. Минем матур улыма матур татар кызы гашыйк булуга да бернинди дә киртә күрмим. Җитмәсә, улымның материал хәле дә яхшы. Ата-ана, һичшиксез, гаилә корганда катнашырга тиеш.

Ата-аналар хәзер яшьләр үзләре хәл итәргә тиеш дигәнгә, (Русиядә) аерылышучылар саны никахлашучыларга караганда күбрәк. Ата-аналар башлары белән уйларга һәм гаилә корганда үзләренең балаларына булышырга тиеш.

XS
SM
MD
LG