Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Кыш Бабай Санта Клаус белән очрашты


Казанда Кыш Бабай Санта Клаус белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00

Казанда Кыш бабайлар парады узды

12 ноябрь Казанда татар Кыш Бабае һәм Финляндиядән килгән Санта Клаус катнашында йөреш оештырылды. Йөзләрчә бала катнашкан йөрештә татар Кыш бабае татарча белми булып чыкты.

Финляндиядән килгән Санта Клаус азмы күпме урыс телен өйрәнгән булса, татар Кыш Бабае бер авыз сүз татарча белмәвен әйтте. Сорауларны аңламавын әйтеп, Кар Кызы җавапласын сорауларыңны дип аңа юнәлтте. Тик Кар Кызының да исеме генә Кар Кызы булып чыкты, ул да бер ике сүз татарча сөйләргә азапланды да урысчага күчәм мин дип, фикерләрен урысча аңлатты.

Аның сүзләренчә, алар Кыш Бабай белән Финляндиядән килгән Санта Клаус белән очрашу өчен шушындый чара оештырганнар икән.

"Бүген Санта Клаус Казанга килеп ике арада дустанә килешүгә кул куйды, без аны Казан, Татарстан белән таныштырабыз һәм балаларга бергәләп тәм-том таратачакбыз", дип белдерде ул.

Санта Клаус Казанга кадәр Самарага барып чыгуын, хәзер Казанга килүен һәм Татарстандагы коллегасын күреп, аның Арчадагы резиденциясе белән дә танышырга теләвен әйтте.

Санта Клаус журналистларның сорауларын җаваплап, Казанга беренче тапкыр килүен, үзенең Лапландия башкаласы Рованиеми шәһәрендә яшәвен әйтеп үтте. Үзенә һәр ел бер миллионга якын баланың хат язуын, алар арасында Русиядән язылган хатлар булуын да хәтерләтте.

Ахырда ике Кыш Бабай йөзләгән бала һәм Казан Мәчесе, Батыр, Шүрәле, Тылсымчылар кебек әкият каһарманнары белән бергәләп Казан кирмәненнән Бауман урамы аша үтте һәм аннан "Туган Авылым" комплексында Кыш Бабай йорты ачылу тантанасына катнашты.

5 декабрьдә Арча районы Яңа Кырлай авылында Кыш Бабай резиденциясенең эшли башлаячагы әйтелде.

XS
SM
MD
LG