Accessibility links

Американ губернаторлары Сүрия качакларын кабул итүдән баш тарта


Джорджия губернаторы Нейтон Дил
Джорджия губернаторы Нейтон Дил

Губернаторлар моны Париждагы террор гамәлләренә сылтап аңлата һәм АКШта сыену хокукына ия булучыларны яхшырак тикшерү системасын булдыруны таләп итә.

Дүшәмбе көнне Америка штатларының яртысыннан күбрәгендә губернаторлар үз җирендә Сүриядән качакларны кабул итәргә теләмәүләрен белдерде. Алар Париждагы һөҗүмнәргә сылтап, федераль хакимияттән АКШта сыену хокукы алучы кешеләрне яхшырак тикшерү системасын булдырырга таләп итте.

"Техас Сүрия качакларын кабул итмәячәк. Мин моны АКШ күләмендә таләп итәм. Иминлек беренче чиратта", диде Твиттерда Техас губернатор Грег Эббот.

"Мин штатның идарә башлыкларына Сүрия качакларын Джорджиядә урнаштыруны туктатырга фәрман бирдем", дип язды Твиттерда штат губернаторы Нейтан Дил.

2011 елдан бирле АКШ Сүриядән бары тик 1500 генә качакны кабул иткән. Президент Барак Обама аларның санын 10 меңгәчә арттыру планын белдерде.

Штат губернаторларының илнең миграция сәясәтен билгеләргә хокукы булмаса да, алар качакларны урнаштыруда федераль хакимият белән хезмәттәшлектән баш тартып, Вашингтонның планнарын бозарга мөмкин. 26 губернаторның 25 Республикан партиясенә карый.

XS
SM
MD
LG