Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Мисырда Русия очкычы һәлакәте теракт нәтиҗәсе булуын таныды


Элегрәк “Ислам дәүләте” террор оешмасының җирле төркеме әлеге һәлакәт өчен җаваплылыкны үз өстенә алган иде.

ФСБ башлыгы Александр Бортников Мисырда Синай ярымутравында 31 октябрьдә Русия очкычы һәлакәте террор акты нәтиҗәсе булуын әйтте.

“Моны теракт дип әйтергә була”, диде Бортников Русия президенты Владимир Путинда узган киңәшмәдә.

Путин 224 кеше үлеменә китергән очкычка һөҗүм итүдә катнашканнарны “табып җаваплылыкка тартырга” вәгъдә итте.

Үзен “Ислам дәүләте” Синай вилаяте дип йөртүче “Ислам дәүләте” террор оешмасының җирле төркеме әлеге һәлакәт өчен җаваплылыкны үз өстенә алды һәм моны Русиянең Сүриядә сугышта катнашуы өчен уч алу дип атады. Әлеге төркем Синайда Мисыр хөкүмәте армиясенә каршы сугыш алып бара.

АКШ хөкүмәте чыганагы дүшәмбе көнне белдерүенчә, Русия дә, Мисыр да әлеге һәлакәтне тикшерүдә ФБР ярдәменнән баш тарткан. ФБР матбугат-сәркатибе Джошуа Кэмпбелл әйтүенчә, алар медицина-мәхкәмә ярдәмен тәкъдим иткән булган.

Америка күзләү вәкилләре “Ислам дәүләте” оешмасы сугышчылары Шарм-әш-Шәйх һава аланына үтеп кереп, Русия очкычына бомба куйган булырга мөмкин дип саный. Бу хакта Reuters яза. АКШ Шарм-әш-Шәйх һава аланындагы куркынычсызлык тәртипләрен саклануга ышанып җитмәү сәбәпле, озак еллар дәвамында очышлар алып бармый.

XS
SM
MD
LG