Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 12 яшьлек режиссер Айсинә авыру балаларны сәхнәгә алып чыга


Казанда 12 яшьлек режиссер Айсинә авыру балаларны сәхнәгә алып чыга
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:42 0:00

Казанда Даун синдромлы балалар өчен “Облачко” исемле театр студиясе бар. "Аларның балкыган йөзләре - эшемнең нәтиҗәсе", ди режиссер - 12 яшьлек Айсинә. Театрга ярдәм кирәк.

Казанның Шмидт урамы 35нче йортта урнашкан Маяковский бизнес үзәгендә даун һәм аутизм белән авырган балалар өчен “Облачко” исемле театр студиясе эшли. Без килгәндә 12 яшьлек режиссер Айсинә белән балалар “Волшебник изумрудного города” спектаклен әзерли иде. Безне әнисе Карина каршы алды. Монда килүчеләрне "авыру" димиләр, алар "үзенчәлекле".

Булычевлар гаиләсе дистә еллар инде сәламәт балаларга музыкаль театр булдырып, яңа буынга иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә икән. Ел башында алар авыру сабыйларга ярдәм итү максатыннан хәйрия спектакле куялар. Шунда иҗади гаилә янына даун һәм аутизм белән авырган балалар белән әти-әниләре килеп, әлеге театр студиясендә шөгыльләнергә теләк белдерәләр. Булычевлар фикерләрне тыңлап, үз көчләре белән 2015 елның язында инвалидлар өчен театр ачалар. Айсинәне дә режиссер итеп авыру балалар үзләре сайлый.

12 яшьлек режиссер

“Үз туган көнемдә миңа шушы балалар белән шөгельләнергә тәкъдим иттеләр. Минем өчен бу иң зур бүләк булды. Иң беренче дәрестә алар белән эшләве авыррак иде, ләкин аннан соң барысы да үзеннән-үзе китте. Мин аларга үз энергиямне биргәч, рәхәтлек алам, алар белән мин бер дулкында, без уртак тел таба алабыз, ә бу иң мөһиме. Аларның елмаюдан балкыган йөзләре – минем эшемнең нәтиҗәсе”, ди 12 яшьлек режиссер.

Айсинә үзе исә Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе каршында эшләп килүче урта һөнәри белем бирү мәктәбендә укый. Ул анда быргыда уйнарга өйрәнә. Шулай ук, мюзикл артисты булырга хыяллана. 12 яшь кенә булуга карамастан, бик күп психологик китаплар укый, шулай ук дөньякүләм билгеле пьессаларны үз итә. Мольерның әсәрләре белән дә таныш булуын, аларны йотлыгып укуын әйтте. Әти-әнисе – Дмитрий һәм Карина Булычевлар иҗат кешеләре, үзләре булдырган балалар театры белән фестиваль-конкурслар да урыннар алганнар. Әнисе Карина элекке журналист, “Эфир” каналында эшләгән.

Инвалидлар театр студиясенә ярдәм кирәк

“Без үз көчебез белән иң элек хосусый театр студиясен булдырдык, дәресләр өчен арендага махсус бина алдык. Ул начар хәлдә иде, без аны төзекләндерәбез, монда бары ике ай элек кенә күчтек. Кызганычка каршы, әлегә инвалид балалар өчен мөмкинлекләр дә тудырылмаган, мәсәлән, пандуслар юк. Ләкин, минемчә, бу мөмкинлекләре чикле кешеләргә өйдән чыкмаска сәбәп була алмый. Йөри алган инвалид сабыйлар, икенче төрле әйткәндә,"үзенчәлекле", “могҗизалы балалар” мәҗбүри рәвештә дөньяга чыгарга тиешләр, аларның да яшәргә, иҗат итәргә, үсәргә хаклары бар”, ди үзенчәлекле театр студиясен оештыручы Карина ханым.

Әлеге проект Булычевлар гаиләсенең тырышлыгына, аларның акчасына яши, эшли икән. Карина ханым сүзләренчә, ара-тирә ярдәм итүчеләр, хәйриячеләр булган, әмма төп авырлыкларны алар үзләре хәл итеп килгән.

“Театрыбызда тере тавыш, тере инструментлар, фонограма дигән нәрсәне безнең балалар белми. Әлбәттә, техник базабыз бик ярлы, тавыш көчәйткеч аппаратуралары җитми, спектакль куйганда костюмнар белән дә авырлыклар килеп чыга. Ярдәм итүчеләр табылса, без бик бәхетле булыр идек”, ди театрны оештыручы.

Монда йөрүче балаларның яше һәм авыруы төрле. Алар белән шөгыльләнүче режиссер кыз Айсинәнең 6нчы сыйныф укучысы булуы да ата-аналарны борчымый, киресенчә, шатланалар гына.

Авыру балалар өчен “Облачко”да яңа тормыш башлана

“Улыбыз мәктәпкә йөрсә дә, анда аның дуслары юк. Анда гомумән балаларның үзара дус булуы турында уйламыйлар, бала мәктәпкә куркып бара. Ул тирәлектә үз-үзенә урын таба алмады. Өйгә керүгә өстәл астына кереп кача иде. “Нишләп минем дусларым юк, әни, син генә бар?” дип сорап борчылды. Ә монда бөтенләй башка атмосфера. Куркулар онытыла бара, яңа дуслар тапты, катнатланып йөри”, ди Сережаның әнисе Юлия Базыгина.

“Әлеге театрга безнең балалар бәйрәмгә килгән сыман йөриләр. Укытучыларының 12 яшьлек булулары безне берничек тә куркытмый. Ул яшь булса да, зур хәрефләр белән язарлык - Олы йөрәкле кеше. Киресенчә, балаларыбызны, безнең кебек яратучы бар дип шатланабыз. Айсинә дөньяны безнең балаларыбыз күзлегеннән чыгып күрә, ул алар белән без таба алмаган уртак телне таба, аларга инвалидларга караган кебек карамый”, дип сөйләп китте даун чире белән авыручы Илдарның әнисе Раида Нигъмәтуллина.

Раида ханым да балалар иҗат белән шөгыльләнә башлаганнан соң уңайга үзгәрә, хәлләре яхшыра дип әйтә. Алар монда аралашучан, кешеләрдән, башка балалардан курыкмыйлар, зур теләк белән дәресләргә киләләр. Без моны үз күзләребез белән күреп инандык.

“Облачко” театрында инвалид балаларга дәресләр бушлай бирелә. Һәрхәлдә чыгымнарны Булычевлар гаиләсе түләп барса да. Ният-максатыбыз - театр студиясе белән акча эшләү түгел, сәламәт малайлар-кызлар белән өметсез авырулы балаларның да иҗади сәләтләрен ачарга, дөньяга чыгарга, тигез хокуклы булырга ярдәм итү, ди алар.

“Чынлыкта, театрны булдыруда зур өлешне әлеге балаларның ата-аналары кертте. Без аларның идеяләрен эләктереп алып, киләчәктә чынга ашырырга гына булыштык. Бик теләп балалар йортындагы, һосписларда тәрбияләнүче сабыйлар өчен дә театр булдырыр идек, тик әлеге мөмкинлекләр, энтузиастлар җитеп бетми. Чөнки шул ук һосписларда дәваланучы балаларның күбесе чыгып йөри алмый, ә аларның үзләрендә шундый ук театр булдыру өчен мөмкинлекләр кирәк”, ди Карина Булычева.

Аның фикеренчә, дәүләт кануннары белән берлектә, кешелек кануннары, җан турында да онытырга ярамый. Меңләгән пандуслар төзелсә дә, җәмгыятьтә инвалидларга карата тискәре караш булса, без үсеш ала алмыйбыз, ди ул. Һәрбер проблемнан качып, авыру, чирле кешеләрне, инвалидларны күрмичә, аларга ярдәм итмичә яшәсәк, цивилизациянең алга китеше турында сөйләп тә торасы юк, дип борчыла үзенчәлекле театр студиясе булдыручы. Бу проблемнар аны гына түгел, даун һәм аутизм белән авыручы балаларның әти-әниләренең дә башын авырттыра.

“Инвалид балаларның мәктәпкә, бакчага йөрүләрен дә бик теләмиләр. Безнең илдә аларга караш нормаль түгел. 18 яшькә кадәр күпмедер безнең балалар белән шөгыльләнәләр, ләкин аннан соң алар ата-аналарыннан башка беркемгә дә кирәкми, шул исәптән дәүләткә дә.

Казанда “Облачко” театры турында ишеткәч, без Түбән Кама шәһәрендә барлык тормышыбызны ташлап, калага күчтек. Бүген үз торыр җиребез юк, ләкин минем өчен балам кадерлерәк. Театрга 21, 22, хәтта 25 яшьлек инвалид кешеләрне дә алалар. Хакимияткә, депутатларга, министрлык вәкилләренә бу театрны, безнең балаларны күрсәтеп, зинһар өчен битараф калмагыз, аз булса да ярдәм күрсәтегез, йөзегез белән безгә таба да борылып карагыз дип кычкырасы килә”, ди 25 яшьлек Верониканың әнисе Анна Браун.

XS
SM
MD
LG