Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вконтакте челтәрендә берләшмәләргә шәхси хатлар язу мөмкинлеге булдырылды


Вконтакте челтәрендә Азатлык төркеме
Вконтакте челтәрендә Азатлык төркеме

Вконтакте челтәрендә хәзер кулланучылар гадәти "Әңгәмәләр" аркылы берләшмәләргә шәхси хатлар яза ала. Элек бу мөмкинлектән файдалану зур берләшмәләргә генә мөмкин булса, хәзер ул барысына да ачык.

Әлеге мөмкинлекне кабызу өчен берләшмә белән идарә итү битенә керергә кирәк. Моннан соң килгән хатларга оператив рәвештә җавап биреп барырга туры киләчәк. Моның өчен берләшмәне сул менюга өсти аласыз (Төркемнәрем –> Идарә итү), менюда килгән хатлар турында искәртү чыга башлаячак.

Берләшмәләргә шәхси хатлар җибәрү мөмкинлеге беренче чиратта ширкәт һәм кулланучылар арасында үзара бәйләнешне арттырырга ярдәм итәчәк. Мисалга, ресторанда өстәл яки кунакханәдә бүлмә аеру, автомобиль сатып алу турында киңәшләшү яки өйгә аш китертертү өчен кулланырга мөмкин. VK челтәрендә шәхси хатлар аркылы элемтәгә керү телефоннан шалтыратып, операторның бушавын көтүгә яисә ширкәт эшчеләре белән башка элемтә ысулын табуга караганда тизрәк һәм уңайлырак.

Күңел ачу һәм мәгълүмат җиткерү өчен ясалган берләшмәләр әлеге мөмкинлекне үзләре теләгәнчә куллана алалар. Мисалга, без VK.COM ТАТАРЧА берләшмәсендә кулланучыларның челтәр һәм аның татарча интерфейсы турында сорауларына җавап бирәбез. Шулай ук төрле конкурс җиңүчеләренә идарәчеләр белән элемтәгә керү өчен әлеге ысулны тәкъдим итәргә була, реклама бирүчеләр белән аралашу, кулланучылардан контент яки киңәшләр кабул итү өчен һәм, гомумән, кулланучылар белән якыннанрак танышу өчен дә файдаланырга мөмкин.

Шәхси хат җибәрү төймәсе берләшмә аватары астында урнаштырылган. Әгәр ул анда юк икән, димәк идарәчеләр әлеге мөмкинлекне кабызмаска булганнар. Шәхси хатны челтәрнең веб-версиясеннән генә түгел, ә мобиль сайттан да, барлык рәсми кушымталардан да җибәреп була. Сайтның мәгълүмат чаралары өчен тараткан хәбәрләре буенча, әлеге мөмкинлекне тикшерү вакытында җибәрелгән хатларның яртысыннан артыгы нәкъ менә мобиль җайланмалар кулланып җибәрелгән.

Сайтның веб-версиясендә хат язу тәрәзәсендә җавап алу өчен якынча күпме көтәргә кирәк булуы күрсәтелә. Ул, элегрәк идарәчеләр кайчан җавап бирүенә карап, автомат рәвештә санала. Мөмкинлекне кабызгач та көтү вакыты күрсәтелмәскә мөмкин, моның өчен башта берничә җавап язарга кирәк.

Рөстәм Хәйруллин
VK.COM челтәрен татарчага тәрҗемә итү координаторы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG