Accessibility links

Кайнар хәбәр

Протест белдерүче машина йөртүчеләргә ярдәмгә харита ясалды


Ростов өлкәсе
Ростов өлкәсе

Интернетта түләүле юлларга ризасызлык белдерүчеләргә ярдәмгә "АнтиПлатон" интерактив харита чыкты.

Русиядә йөк машиналары йөртүчеләренең протест чаралары 11 ноябрьдән бирле дәвам итә. 12 тоннан авыррак машиналардан өстәмә түләү кертү һәм түләүләрне җыючы "Платон" системының эштән чыгуы ризасызлыкны тагын да көчәйтте. Юллар өчен акчаны президент Владимир Путинның якын дусты Аркадий Ротенбергның улы Игорь Ротенберг җитәкчелегендәге оешманың җыюы ризасызлык һәм ачу тудырды.

Интернетта машина йөртүчеләргә ярдәмгә "АнтиПлатон" исемле сәхифә дөнья күрде. Интерактив харита белән Русиядә барган протест чаралары турында мәгълүмат бирелгән. Аны ясаучылар сәхифәнең тыелү ихтималы турында белдерде.

19 ноябрь Тверь янында узган протест чарасында бер кеше һәлак булды. Узган ял көннәрендә Дагыстанда йөзләрчә йөк машинасы юл буенда дистәләрчә чакрымга тезелеп басты. Манас, Хасавюрт, Кизляр, Каякент шәһәрләрендә мондый протест чаралары инде бер атна буе дәвам итә.

XS
SM
MD
LG