Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Википедиянең дүрт мәкаләсен тыйган


Роскомнадзор Википедиянең дүрт мәкаләсендә тыелган мәгълүмат тапкан. 3 көн эчендә төзәтмәләр булмаса, Википедия Русиядә тыелырга мөмкин. Бу очракта аның татар бүлеге дә тыелачак.

Роскомнадзор үзенең Твиттердагы сәхифәсендә Рус Википедиясенең 4 мәкаләсен тыелган мәгълүматның бердәм реестрына өстәячәген белдерде. 3 көн дәвамында тыелган мәгълүматлар бетерелмәсә, Википедиянең әлеге мәкаләләре блокланачак. Тик сайтның https протоколын куллану сәбәпле, аның аерым битләрен генә тыеп булмый, тулы ресурсны тыярга туры киләчәк. Бу очракта сүз Рус Википедиясе турында гына түгел, бөтен телләрдәге бүлекләр турында бара. Ягъни Татар Википедиясе дә Русия территориясендә тыелачак. Татарларның күпчеллеге Русиядә яшәгәнлектән, бу проектның киләчәгендә зур шик уята.

Берничә көн элек ФСКН (Русиянең наркотиклар әйләнешен күзәтү федераль хезмәте) Википедиянең наркотикларга таралган биш сәхифәсендә тыелган мәгълүмат тапкан иде. “Күрсәтелгән мәкаләләрдә наркотикларны җитештерү һәм куллану, шул исәптән психоактив матдәләрне булдыру процессы тасвирламасы, инструкциясе һәм куллану турында мәгълүмат бирелгән”, дип хәбәр иткән иде Роскомнадзор. 5 мәкаләнең берсе төзәтелде, калган 4 мәкаләдә тыелган мәгълүмат саклана.

Бу елның август аенда Роскомнадзор белән Википедия арасында бәхәс булып алган иде инде. “Чарас” дигән наркотик матдәсе турындагы мәкалә аркасында хәтта Википедияне тыю турында карар кабул ителгән иде, тик төзәтмәләр нәтиҗәсендә әлеге карар кире кагылды.

Википедия авторларының бер өлеше онлайн-энциклопедия ирекле булырга тиеш һәм дәүләт органнары таләбе буенча мәкаләләрне төзәтмәскә тиеш дип саный.

XS
SM
MD
LG