Accessibility links

Төмән татар мәдәният үзәгенә дә "яптымизация" яный


Үзәкнең "Умай" фольклор ансамбле
Үзәкнең "Умай" фольклор ансамбле

Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге ноябрь аенда 15 еллык юбилеен бәйрәм итәргә тиеш иде. Оптимизацияләү сәбәпле, чара чигерелә.

Русиядә ничә ел буе барган оптимизация быел Төмән шәһәр мәдәният үзәген дә кыен хәлдә калдырды – аны башка мәдәният оешмалары белән берләштерү куркынычы килеп туды. Төмән шәһәр Думасы депутаты, шәһәр себертатарлары мохтарияте җитәкчесе Динар Абукин үзәкне саклап калу өчен шәһәр һәм өлкә җитәкчеләренә, мәдәният департаментына, Бөтендөнья татар конгрессына хатлар язуын әйтә.

– Бу татар үзәгенең юридик статусын югалтуы халкыбызның үсешенә кагылышлы күп эшләргә киртә булыр иде. Бер җитәкче бер “акча янчыгы”н төрлечә бүләргә мөмкин. Әле аның милли мәсьәләләрне аңлап эш итүендә дә шик бар.

Матур залда яшьләр бердәмлеге төрле чаралар оештыра
Матур залда яшьләр бердәмлеге төрле чаралар оештыра

Төмән шәһәр татар мәдәният үзәген аерым юридик статуста саклап калу турында төрле җирләргә (шәһәр һәм өлкә җитәкчеләренә, мәдәният департаментына, Бөтендөнья татар конгрессына) хатлар яздык. Бүгенге көндә шул хатлар, аерым очрашып сөйләшүләр нәтиҗәсендә, әле рәсми рәвештә хәбәр ителмәсә дә, үзәкне саклап калдык дияргә була. Мин Дума комиссиясендә дә, башкача да бүген татар үзәген оптимизацияләнүчеләр исемлегенә кертергә ярамый дип аңлаттым. Моны эшләсәк, бик аз экономия исәбенә еллар буена сузыла торган канәгатьсезлек учагы булдырабыз дидем.

Укучылар экскурсиядә
Укучылар экскурсиядә

Хәзер мәгариф оешмаларын берләштерү дә шома гына бармый. Ә татар мәдәният үзәгенә барлык татар иҗтимагый оешмалары, шәһәр кешеләре киләләр, очрашалар, эшлекле сөйләшүләр алып баралар, төрле сорауларга җаваплар табалар. Үзәкнең аерым юридик статусы сакланса – халык та, җитәкчеләр дә оталар гына.

Тубыл шәһәрендә дә үткән ел себер-татар мәдәният үзәген “Синтез” мәдәният сараена кушарга тырышканнар иде. Тик халык күтәрелеп чыгып, үзәкне саклап калдылар, дип сөйләде Абукин.

Вакытында өлкә татар мәдәният үзәген югары дәрәҗәгә күтәргән, хәзер Татарстаннан килгән сәләтле артистларның сыйфатлы концерт програмнары, сәхнә әсәрләре белән төмәннәрне куандыручы "Мирас" фонды җитәкчесе Фәрит Хәкимов үзәкне оптимизацияләргә түгел, ә тагын да зурайтырга кирәк дип әйтә.

Театр студиясе
Театр студиясе

– Төмән – ул татар дөньясы, өлкәдәге 6 районда, 3 шәһәрдә күпләп татарлар яшиләр. Шуңа карамастан, мәдәният өлкәсендә эш бөтенләйгә тукталган диярлек. Өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте бу эшне иҗтимагый оешма буларак алып бара алмый. Алып бармыйлар да. Оештыру-методик эш оештырылмый. Мәдәният учакларының эшчәнлегенә, хезмәткәрләрне туплау буенча анализ юк. Эш планнары нинди, ремонт кирәкме, бер-берсе белән бәйләнеш бармы – болар берсе дә күзәтелми. Шул исәптән, мәдәният үзәге үзе генә яшәп кала алмый. Аның эш күләме, эш хакы да шәһәр күләменнән чыгып кына бирелә. Аның тармаклары да, штаты да шәһәр күләмендәге татарларны канәгатьләндерерлек кенә. Артыгы тиеш тә түгел. Бу татарны чын мәгънәсендә аякка бастырыр өчен бик аз. Эш күләмен җәелдерер, тулыландырырга кирәкле белгечләрне тартыр өчен шарт тудырырга мөмкинлекләре юк. Безнең көчле музыкантларыбыз да бар. Алар йә башка оешмаларда эшли, йә бөтенләй нидер җитештерә. Эш хакы аз булганга, монда килмиләр. Татарлар горурланырлык сәнгать коллективларын булдырырга мөмкин түгел бүгенге мәдәният үзәгендә.

Эш хакы азлыктан сәләтле белгечләр китереп булмый, сәләтле җитәкче юклыктан ансамбльләр үсә алмый. Халык өчен ник килмиләр, эшләмиләр дип әйтәләр. Хәзер ул заманнар бетте, һәркемнең гаиләсен ашатасы, тормыш алып барасы бар. Бүгенге күп кенә мәдәният хезмәткәрләре туйлар алып баралар.

Милли киемнәрдә кунакларны каршы алу
Милли киемнәрдә кунакларны каршы алу

1990нчы елларда өлкә татар мәдәният үзәгенең мөмкинлекләрен татып карадым инде мин. Өлкә статусындагы мәдәният үзәген оптимизацияләү турында сүз дә булмас иде. Шәһәр татар мәдәният үзәген тиз арада өлкә төбәкара мәдәният үзәгенә әверелдерергә кирәк. Заманында Татарстанның мәдәният министрлыгында безнең үзәкне Көнбатыш Себер мәдәният үзәге итү турында сүз барды, шундый мөмкинлекләребез бар иде. Бүгенге көндә яхшы белгеч 15 мең түгел, ә 50-60 мең алырга тиеш. Андый шартта эшләсә, аңарга оештыру, методик вазифалар йөкләнә. Шул 6 район һәм шәһәрләр халкын да канәгатьләндерү, көчле ансамбльләр тудырырга, шуларга таянып методик ярдәмлекләр, практик курслар, методик база булдырылырга тиеш. Менә шунда аңа беркем дә кул суза алмаячак.

Мин һәрвакыт “Яңарыш” газетасын да, радиобызны да һәм башкасын да шул үзәктә утыра торган итеп күз алдына китереп яшим. Тик һәркайсы үз җитәкчеләре кул астында хезмәт итәләр. Безнең эшләр бергә бәйләнешкән. Без халык өчен эшлибез. Шундый көчле оешма дәүләт идарәләренә дә ярдәмгә килер иде, халык та рәхмәтле булыр иде. Бездә ул башка төбәкләргә дә үрнәк булырлык бер проект булыр иде. Шунда инде дәүләт җитәкчеләре фатир, эш хакы мәсьәләләрен дә хәл итәргә ярдәм итәрләр.

Музей
Музей

Монда бүлешергә кирәкми. Мин яңа оешып килгән себертатарлары мохтариятенә зур ышаныч баглыйм. Алар этник яктан оештырмаганнардыр дип ышанасы килә, себердә яшәүче татарларны күз алдында тотканнардыр дим. Себер татарлары теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре дә сакланырга тиеш. Алар татарның байлыгы. Әлегә кадәр бүленеп эшләгәнгә сүндек тә инде без, ди Фәрит Хәким.

15 ел буе эшләп килгән шәһәр татар мәдәният үзәге бүгенге көндә яңартылган бинага урнашкан. Анда 20 юнәлештә эш оештырылган. Үзәк директоры Лилия Кәримова җитәкчелегендә 29 педагог эшли. Шәһәрдәге этномәдәни мәктәп белән тыгыз элемтә урнаштырылган.

XS
SM
MD
LG