Accessibility links

Кайнар хәбәр
Сүрия-Төркия чигендә Русия хәрби очкычын бәреп төшерү
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Су-24 очкычныың янып җиргә төшүе һәм ике очучының парашют белән сикереп котылуы видеога төшерелгән. (AP)

Русия-Төркия низагы

24 ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русиянең хәрби Су-24 очкычын бәреп төшерде. Бу вакыйга ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерде.

- Русия төрек ватандашларына карата виза тәртибе кертә

- Башкортстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне яңадан караячак

- Русия Төркия азык-төлегенә чикләүләр игълан итте

- Төркия Русиягә каршы чикләүләр кертмәячәген белдерде

- Путин Парижда ачылган климат саммитында Эрдоган белән очрашудан баш тартты

- Эрдоган Русия чикләүләренә җавап чаралары белән янады

Белградта Русия һәм Төркия тышкы эшләр министрлары очрашты

Төркия саклану министрлыгы бәреп төшерелгән очкычның юлы сурәтләнгән хаританы чыгарды -- анда очыкычның Сүрия-Төркия чиген узганы күренә.

Сүрия-Төркия чигендә Русиянең Су-24 һөҗүм очкычы бәреп төшерелде. Очкычның янып җиргә төшүе һәм ике очучының парашют белән сикереп котылуы видеога төшерелгән. (AP)

Сүрия-Төркия чигендә Русия хәрби очкычын бәреп төшерү
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

Франц Клинцевич, Русия Федерация шурасының саклану һәм иминлек комитеты рәис урынбасары Россия 24 каналында Төркиянең соңгы вакыттагы гамәлләрен агрессив һәм хәтта провокатив дип атады.

Русиянең Төркия бәреп төшергән Су-24 очкычыннан парашют белән сикереп котылган ике очучыны Сүриянең төньяк-көнбатышындагы тауларында Русия боралаклары эзли. Видеоны төшергән Сүрия төрекмәннәре шатланып "Аллаһ әкбар!" дип кычкыра. Reuters видеосы

Бәреп төшерелгән Русия очкычы пилотларын боралаклар эзли
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:02 0:00

Бәреп төшерелгән очкычтан парашют белән сикергән ике очучының берсе һәлак булган, ул Сергей Румянцев дип фаразлана, (гыйсъянчылар видеосы -- Дикъкать! Дәһшәтле сурәтләр!), икенчесенең язмышы әлегә билгесез.

Русия президенты Владимир Путин Су-24 очкычының бәреп төшерелүен "Русиянең аркасына кадау" дип атады һәм моның Русия-Төркия мөнәсәбәтләренә "трагик" тискәре йогынтысы булачагын әйтте. (Декабрь аенда Төркия президенты Эрдоганның Русиягә сәфәре планланган иде.)

Русиянең Су-24 бомбалау очкычы бәреп төшерелү сәбәпле бүген НАТО илләре саклану министрлары ашыгыч утырышка җыела. Брюссельдә узачак НАТО киңәшмәсенең Казан вакыты белән кичке җидедә ачылачагы хәбәр ителә. Британия тышкы эшләр министлыгы Русия очкычы бәреп төшерелүне “бик җитди хәл” дип бәяләде һәм аны ни булганын ашыгыч рәвештә ачыклавын белдерде.

Сүрия гыйсъянчылары Латакия виләятендә Русия боралагына атып аны җиргә төшеп утырырга мәҗбүр иткән. Бу хакта Сүрия кеше хокукларын күзәтү оешмасы хәбәр итә. Сүрия гыйсъянчылары төркеме боралакка танкларга каршы ата торган ракета белән атып тидерүләрен әйтә.

Николай Левичев
Николай Левичев

Русия Дәүләт думасы рәис урынбасары Николай Левичев Росавиацияне Төркиягә очышларны туктату мөмкинлеген карарга чакыра. Әлеге оешма башлыгы Александр Нерадькога язылган хатта "Төркия һава аланнарында булырга мөмкин һәртөрле террор куркынычы чыганаклары тулысынча бетерелгәнчегә кадәр Русия белән Төркия арасында очышларны тулысынча һәм кичекмәстән туктату мөмкинлеген каравыгызны сорыйм", диелә.

Левичев фикеренчә, "Төркия хакимиятләренең "Ислам дәүләте" исемле террорчы төркемгә мөнәсәбәтен тискәре дип бәяләп булмаганда, сугышчыларның Төркия һава аланнарына үтеп керү мөмкинлеге бик зур, һәм бу Русия очкычларына террор куркынычын арттыра ала".

дәвам

XS
SM
MD
LG