Accessibility links

Татарстан хөкүмәте, мөфтият һәм митрополия хезмәттәшлек турында килешү имзалады


Сулдан: мөфти Камил Сәмигуллин, премьер Илдар Халиков, митрополит Феофан
Сулдан: мөфти Камил Сәмигуллин, премьер Илдар Халиков, митрополит Феофан

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков хөкүмәтнең мөселман һәм православ җитәкчеләре белән "ышанычлы мөнәсәбәтләр" урнашканын белдерде.

Татарстан хөкүмәте, Татарстан диния нәзарәте һәм Рус православ чиркәвенең Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Чарада премьер Илдар Халиков, мөфти Камил Сәмигуллин һәм Казан митрополиты Феофан катнашты.

Премьер-министр Илдар Халиков мөселман һәм православ җитәкчеләре белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашканын, араларны хезмәттәшлек юлы белән үстереп мөмкинлекләре турында белдерде.

Әле күптән түгел генә бу вазифага килгән митрополит Феофан Татарстанда күргәннәреннән яхшы тәэсирдә калганын әйтте. Мөфти Камил Сәмигуллин Татарстанда ислам үсешенә барлык шартлар тудырылганын белдерде.

XS
SM
MD
LG