Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда галим Әнвәр Хәйри укулары үтәчәк


Әнвәр Хәйри изге Биләр җирендә дога кыла. 2010 ел
Әнвәр Хәйри изге Биләр җирендә дога кыла. 2010 ел

Күренекле галим һәм язучы Әнвәр Хәйри укулары 27 ноябрь Татарстан Милли китапханәсендә үтәчәк.

Казанда 27 ноябрь "Әнвәр Хәйри укулары: Милли-мәдәни мирасны барлау, өйрәнү һәм пропагандалау юлында" исемле фәнни-гамәли җыен үтәчәк. Аны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Милли китапханә оештыра.

Җыенда галим белән бергә эшләгән кешеләрнең истәлекләре, милли-мәдәни мирасны өйрәнүче галимнәрнең үзләренең фәнни ачышлары белән уртаклашуы көтелә. Милли китапханәнең төп бинасында Әнвәр Хәйринең китаплары күргәзмәсе һәм татар китапларын сату оештырылачак, дип хәбәр итә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының матбугат хезмәте.

Болгар дәүләте тарихын, ислам кабул итүне өйрәнгән галим, язучы Әнвәр Хәйри 2014 елда вафат булды. 2010 елда "Азатлык" радиосына әңгәмә биреп, галим Болгар дәүләтенең башкаласы Биләр булган һәм ислам нәкъ шунда кабул ителгән, тарихи һәйкәлләрне торгызганда Биләр игътибар үзәгеннән читтә калырга тиеш түгел, дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG