Активистлар Чаплынкада электр үткәргечләрне төзәтүне күзәтә
Кырымга электр энергиясе җибәрмәс өчен шартлатылган электр баганасы янындагы чатырда яшәүче һәм "Укрэнерго"ның Херсон магистраль челтәрен төзәтүне күзәтүче активистлар узган төннең тыныч үтүен, төзәтү эшләре булмаганлыгын белдерә. Хәзер алар "Каховка-Титан" электр үткәргечен төзәтү эшләренең соңгы өлешен күзәтә. Электр чыбыклары яңа баганаларга сузыла. Активистлар энергетикларның, вәгъдә иткәнчә, төзәтелгән үткәргечләр аша Кырымга электр энергиясе җибәрмәячәген күзәтәчәкләрен белдерә.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?