Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урыс теле концепциясе террордан да куркынычрак"


Рус теле һәм әдәбияты укыту концепциясе Русиядә яшәүче милләтләрне тамырыннан юкка чыгарып аларны бер милләткә, "россияннар"га әйләндерү сәясәтен күз уңында тота.

Бүген бөтен шау-шу Төркия бәреп төшергән очкыч тирәсендә бара. Мондый гайре табигый хәлнең игътибарсыз калуы мөмкин түгелдер, әлбәттә. Дөнья җәмәгатьчелеге, шул исәптән татарлар да, шушы хакта шаулаша. Моның сәбәпләрен ачыкларга, күрше дәүләткә карата нинди чикләүләр кулланылачагын, аның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген күзалларга тырыша. Төркия белән Русиянең, шул исәптән Татарстанның да, иктисади бәйләнешләре тыгыз. Бу төзелеш өлкәсенә дә, азык-төлек, кием-салым мәсьәләләренә дә кагыла. Ә инде туризмны әйтеп тә торасы түгел, бүген Төркиядә ял итмәгән кеше бик сирәк һәм бу мөмкинлекнең юкка чыгуы һәр татарны борчуга сала кебек.

​Шушы шау-шу күләгәсендә калып килүче тагы бер мәсьәлә бар. Монсы Татарстан һәм татарлар өчен (гомумән, Русиядә яшәгән барлык аз санлы милләтләр өчен дә) күпкә әһәмиятлерәк. Сүз Русиянең Дәүләт думасы тарафыннан тәкъдим ителгән "Русиядә гомум белем бирү оешмаларында рус теле һәм әдәбияты укыту концепциясе" өлгесе турында бара.

Иң дәһшәтле террор меңләгән кешене һәлак итсә, бу документ тоташ милләтләрнең тамырына балта чабарга мөмкин

"Рус теле – милли хәвефсезлекнең нигезе", дигән шигар астында әзерләнгән әлеге документ беренче җөмләләреннән үк Русиядә яшәүче башка милләтләрне икенчел планга күчереп куя һәм балалар бакчасыннан алып һәр кешегә көчәйтелгән режимда русча белем бирү юлларын билгели. Уку һәм тәрбия оешмалары белән генә чикләнмичә, бу гамәлне мәдәният учакларында, музей, театр, китапханәләрдә дәвам итәргә чакыра, аларны рус телен өйрәнүнең бердәм мәйданына әйләндерүне күз уңында тота. Шулай ук матбугат чаралары, китап басу һәм китап тарату системаларының да шушы максатка хезмәт итәргә тиешлеген ассызыклый. Моның өчен бюджет белән тәэмин ителгән махсус дәүләт программалары әзерләү кирәклеген искәртә.

Әлбәттә, рус теле дә яклауга, үстерүгә мохтаҗ. Әгәр сүз Русиядәге башка милли телләрне кысырыклау турында бармаса, моны хуплап кына каршы алыр идек.

Әмма концепцияне төзүчеләр Русиядә башка милләтләр дә яшәгәнен, аларның да үз мәдәнияты, үз теле барлыгын һәм, рус теле белән бер рәттән, ул халыкларның туган телен дә үстерү кирәклеген инкарь итәләр. Киресенчә, бу телләрне үстерү Русиянең тел бөтенлеген какшата, социаль катламнарга бүленү мөмкинлеге бирә, дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра, дип белдерәләр. Менә монсы куркыныч. Димәк, Дәүләт думасы тарафыннан тәкъдим ителгән концепция Русиядә яшәүче милләтләрне тамырыннан юкка чыгарып аларны бер милләткә, россияннарга әйләндерү сәясәтен күз уңында тота.

Милли мәдәният, милли матбугат һәм китап басу системасы тулысы белән һәлакәткә дучар булачак

Хәзер менә күз алдына китереп карагыз. Әлеге концепция кабул ителгән хәлдә, дәүләт иминлегенә куркыныч тудыручы берәмекләр буларак, татар телендәге балалар бакчалары, милли мәктәпләр бетерелә. Күпме тәрбияче, укытучы эшсез кала. Әмма иң куркынычы бу түгел әле. Һәртөрле "медиа, музейлар, китапханәләр, театрлар, китап басу һәм китап тарату системалары һәм мәгариф оешмалары эшчәнлеген берләштерә алырдай дәүләт программалары" төзелә, димәк, рус телен үстерүгә алынган оешмаларга акча бүленә, ә миллилеген саклап маташучыларга берни дә тәтеми һәм алар иртәме-соңмы юкка чыгарга мәҗбүр була. Икенче төрле әйтсәк, милли мәдәният, милли матбугат һәм китап басу системасы тулысы белән һәлакәткә дучар була. Ә анда эшләүче журналистлар, язучылар, сәнгать эшлеклеләре эшсезләр армиясенә кушыла. Мондый һөнәрләргә ихтыяҗ булмау сәбәпле югары уку йортлары да ябылырга мәҗбүр. Шундый шартларда тәрбияләнгән бала инде үзенең нинди милләт вәкиле икәне турында уйламый да, уйлый да алмый.

Нәкъ менә шуның өчен дә әлеге концепция белән танышып, аңа үзебезгә кирәкле төзәтмәләр кертү террорылыкка каршы актлардан да мөһимрәк. Иң дәһшәтле террор меңләгән кешене һәлак итәргә сәләтле булса, бу документ миллионлаган кешенең, тоташ милләтләрнең тамырына балта чабарга мөмкин. Һәм бу татарга гына түгел, башкортка да, марига да, чуашка да, Русиядә яшәгән башка милләтләргә дә бердәй үк дәрәҗәдә кагыла.

Марат Кәбиров
язучы, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG