Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике меңләп Сүрия качагы Русиядә вакытлыча сыену хокукы алган


Федераль миграция хезмәте ике меңләп Сүрия качагына вакытлыча яшәү хокукы бирелде, дип белдерде.

Сүриядә сугыш башланганнан бирле Русиягә килгән ике меңләп Сүрия качагына вакытлыча яшәү хокукы бирелгән, дип белдерде Федераль миграция хезмәте башлыгы Константин Ромодановский. 104 кеше качак статусы алган. 900дән артык кеше качак статусында Русиядә калуны сорап мөрәҗәгать иткән булган.

Качак статусы сораучыларның 26.8% Әфганстаннан, 23% Сүриядән, 22.6% Украинадан.

XS
SM
MD
LG