Accessibility links

Владивостокта "Казан мәчете" салыначак


Владивосток мәчетенең рәсеме. "Дейта" рәсеме
Владивосток мәчетенең рәсеме. "Дейта" рәсеме

Владивосток шәһәре хакимиятендә шәһәрдә төзеләчәк яңа мәчетнең эскиз проектын расладылар.

Иман йортын Татарстан башкаласы хөрмәтенә "Казан мәчете" дип атаячаклар. Бу төбәктә берничә мең мөселман яшәвенә карамастан, алар моңа кадәр мәчетсез яшәде, бары гыйбадәт йорты гына бар иде.

Владивостокның беренче мәчете проектын татарстаннар эшләгән. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-комммуналь хуҗалыгы министрлыгы үтенече белән проектны "Татинвестгражданпроект" башкарган. Бу оешманың баш архитекторы Илдус Әсәдуллин хакимиятнең шәһәр төзелеше комитеты утырышында мәчет өчен яхшы урын сайлануын белдерде. Диңгез култыгыннан матур күренеш ачыла, янында гына транспорт тукталышы, диде ул.

Архитектур үзенчәлекләренә килгәндә, "Казан мәчете" тагын бер ягы белән аерылып тора – анда ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым керү юллары каралган. Мәчет һәм аңа караган хуҗалык биналары төзелеше 700 кв.м тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә "Дейта" мәгълүмат агентлыгы.

2012 елда Владивостоктагы федераль Сабантуй алдыннан шәһәрдә төзеләчәк мәчет нигезенә тантаналы рәвештә беренче таш салынган иде.

XS
SM
MD
LG