Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эшкуарлары Казанга җыела


Киңәйтелгән утырышта конгрессның 2015 елда татар иҗтимагый берләшмәләре эшенә нәтиҗәләр чыгарыла һәм 2016 елга эш планы расланачак.

4-6 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумы уздырылачак.

Әлеге чараларда Русиянең 52 төбәгеннән, 23 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат катнашуы көтелә, дип хәбәр итә татар конгрессы.

Програмда “Төзелеш индустриясендә инновацияләр”, “Энергияне сакчыл файдалану” һәм “Агросәнәгать комплексы: үсеш тенденциясе” дип исемләнгән секция утырышлары; “Татар тарихы” басмасының 7 томлыгын тәкъдим итү кичәсе; «Иннополис» махсус икътисадый зонасына сәяхәт; БТКның “Халкым минем” телевизион тапшыруның 10 еллыгына багышланган тантаналы чара каралган.

XS
SM
MD
LG