Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе дәүләткә хыянәттә гаепле дип шикләнелүчене тоткарлаган


2015 елда Русия мәхкәмәсе 11 кешене дәүләткә хыянәттә гаепләп колониягә хөкем итте.

Мәскәү мәхкәмәсе дәүләткә хыянәттә шикләнелгән русияле Андрей Беляевны тоткарлаган. Әлеге хәл 22 октябрьдә үк булса да, җәмәгатьчелеккә бүген генә билгеле булды.

Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Беляевны ике айга, ягъни 21 декабрьгә кадәр сак астына алган, дип хәбәр итте 1 декабрьдә «Интерфакс» агентлыгына мәхкәмә сүзчесе Юлия Скотникова. Тоткарлау сәбәпләре, эш урыны һәм башка нечкәлекләр хәбәр ителми. Әлеге маддә нигезендә гаепләнүчеләрне 20 ел колония көтә. Матбугат чаралары мәгълүматына күрә, 2015 елда Беляев дәүләткә хыянәттә гаепләнүче 20нче кеше.

11 кешегә карата Русия мәхкәмәләре гаепләү карары чыгарган. Радиоинженер Геннадий Кравцов 14 елга, элекке полиция хезмәткәре һәм физик Валерий Селянин 15 елга, галим Максим Людомирский тугыз елга, эчке эшләр министрлыгының элекке хезмәткәре Евгений Чистов 13 елга, Виктор Шур 12 елга колониягә хөкем ителгәннәр. Шулай ук биш хәрби диңгезче дә озак вакытка ирегеннән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG