Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәния Фәрхи: "Туганнарның хәсрәтле язмышларын өйрәнәсем килә"


Хәния Фәрхи җырлый
Хәния Фәрхи җырлый

21-30 ноябрь себер шәһәрләрендә танылган татар җырчысы Хәния Фәрхи концертлары узды. Һәр тамаша тулы залда, алкышлар белән үтте.

Танылган җырчы Хәния Фәрхи үзенең 55 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан "Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам" дип исемләнгән концерт програмы әзерләп Казанда, Мәскәүдә чыгышлар ясаган һәм Себер, Урал шәһәрләре буйлап иҗади сәфәргә чыккан.

Татар-башкорт халкына Әнгам Атнабаев, Салават Фәтхетдинов кебек шәхесләр биргән Башкортстанның Тәтешле районы кызы Хәния Фәрхи язмышында булган күптөрле сынаулар үтеп, авырлыкларга башын имәгән, сынмаган, инде күптән тамашачының иң яраткан җырчыларының берсенә әйләнгән. Себер ягында да Хәния ханымның иҗатын яхшы беләләр, яраталар һәм Омскида булачак концертын да бик көтеп алдылар. Омскига кадәр Хәния Фәрхи һәм "Бәйрәм" төркеме концертлары Себернең Томски, Кемерово, Прокопьевски, Новосибирски шәһәрләрендә булып узган иде.

Тамаша залы
Тамаша залы

Омскида концерт 26 ноябрь көнне булды. Хәния ханым сүзләренчә, аның сәхнәдә 31 ел эшләү дәверендә, Русияне иңләп-булап йөргән булса да, әле Омскидан ары киткәне булмаган. Бу сәфәрендә әлеге Себер шәһәрләреннән аның хисләнеп тә, авыр хатирәләр белән дә кайтып килеше иде. Моның сәбәбе тирәнгә – узган гасырның 30-нчы елларына барып тоташа.

"Тетрәндергән мизгелләр булды. Әтием-әнием сөйләве буенча, минем әтиемнең туганнан-туган абыйлары "кулак" тамгасы белән Себер ягына сөрелгән булганнар. Прокопьевски шәһәрендә Зөләйха исемле апаның елый-елый, 1931 елны аларны ничек әтиләре алып килгәнен, вагон-вагон – 50 меңләп кеше сөрелгән ул вакытта, күпме кешенең вакытсыз үлеп калганнарын сөйләве тетрәндерде. Залда исән калган иң көчлеләренең балалары, оныклары утырды бит инде, бәлки анда минем туганнарым да булгандыр.

Хәния Фәрхи сәхнәдә
Хәния Фәрхи сәхнәдә

Казанга кайткач билгеле тарихчы, археолог Альберт абый Борхановка мөрәҗәгать итеп, архивта утырачакмын, әтиемнең туганнарының хәсрәтле, гыйбрәтле язмышларын өйрәнәсем, өскә күтәрәсем килә. Үз көчләре белән тырышып эшләгән, мал таба белгән авылның күпме затлы кешеләрнен шулай сөргенгә озатканнар бит.

Тагын бер теләгем – Себер татарларының матур җырларын өйрәнеп, икенче килгәндә аларны монда алып киләсем килә. Томскида бер үкенечем калды. Андагы Кәримбай йортын күрә алмадым, вакыт җитмәде, искиткеч шәхесебез булган бит ул. Тагы бу якларга килеп чыгарга сәбәпләр бар әле", дип сөйләде Хәния ханым.

Концерттан соң
Концерттан соң

"Себер ягында яшәүче татарлар ничектер аерыламы башка төбәкләрдә яшәүче татарлардан?" дигән сорауга Хәния Фәрхи: "Әллә ни аерма бар дип әйтмәс идем, чөнки без хәбәрдарлык заманында яшибез, интернет, "Яңа гасыр" телевидениесе, "Азатлык" радиосы – алар барысы да безне бердәм итеп тота. Үзенең телен, мәдәниятен югалтмыйм дип яшәгән кешегә мөмкинлекләр бар.

Шулай да себер ягында яшәүче, себер татарлары бераз үзгә, сөйләшүдә аерма бераз бар. Мин Башкортстанда туып үскән кеше буларак, себер татарларын сөйләшүләре белән башкорт халкына тартымырак дип әйтер идем. Менә шуңа күрә миңа себер татарлары якын да. Мин инде Башкортстанымны, башкортларымны гомер буе сагынып яшәгән кешемен, мин бәлки ялгышамдыр да.

Һәр шәһәрдә үзенчә, кызыклы, матур итеп каршы алдылар. Миңа ни өчендер бик нык Прокопьевски истә калды, сәхнәгә йөгереп менеп бииләр, кушылып җырлыйлар. Ә залда утырган олы яшьтәге апалар кычкырып теләкләрен әйтәләр, үзе бер тулы спектакль шикелле барды анда концерт, Новосибирски шәһәре бик нык ошады, бик матур.

Томскида беренче концерт булды, мин бик нык дулкынландым. Артист кешенең дулкынлануы беркайчан да бетми. Аңларлар микән мине? Җырларымны беләләрме? Җирле татарларның - себер татарларының үз мәдәнияте, үз теле, барысын да аңлап бетерерләрме икән дип борчылдым. Беренче җырдан ук күренде – бар да яхшы, без бергә, бер-беребезне аңлыйбыз икән!

Себер якларында һәрбер шәһәрдә безне каршы алучыларга, үзебезнең мәдәниятебезне, милләтебезне югалтмыйча, бердәм итеп, берләштереп торучыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Безне каршы алган Кәшифкә бик зур рәхмәт, бөтен татар дөньясына ишеттерәсем килә шушы исемне. Таза исән-сау булып, гөрләп-гөрләшеп яшәргә насыйп булсын.

Тамашачылар белән концерттан соң
Тамашачылар белән концерттан соң

Хәния ханым татарларга кайбер теләкләрен җиткерде. "Мин үземнең татар булып тууым белән бик нык горурланып яшим. Төрлесе бар татарның – мишәре бар, типтәре бар, Арча татары бар, Себер татары бар – нинди генә булмасын, ул - татар һәм безгә, кайсы як татары булуыбызга кармастан, кыйблабызны бер итеп, бер-беребезгә иңнәребезне куеп, аерышмыйча, бердәм булып яшәргә кирәк. Менә монысы иң мөһиме, тормышыбызның төп максаты. Бергә булыйк, бер-беребезне югалтмыйк, бер-беребезне кимсетергә юл куймыйк!" диде әңгәмәнең ахырында Хәния ханым.

Концертлар тамашачы белән тулы залда, көчле алкышлар астында үтте. Хәния Фәрхинең һәр җырыннан соң диярлек афәрин, рәхмәт сүзләре яңгырады, күпләп чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Шунысы да кызыклы вә мәгънәле булды – Омски тамашачысы җырчыны аягүрә басып каршы алды. Тамашачы Хәния Фәрхи төркеме җырчысы Диния Кәримуллина чыгышын да, егетләрнең җырларын да җылы кабул итте.

XS
SM
MD
LG