Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль НАТОның киңәюен "җавапсыз калдырмаячагы" белән янады


Мәскәү элек тә Черногориянең НАТОга керү ихтималын провокация буларак кабул ителәчәген әйткән иде.

Кремльдә Черногорияне НАТОга чакыруларын Русия тарафыннан җавапсыз калмаячагын белдерделәр. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әйтте.

"НАТОның җәелүе, НАТО хәрби инфраструктурасының Көнчыгышка экспансиясе Көнчыгыштан җавапсыз кала алмаячагын Мәскәүдә төрле дәрәҗәдә белдерә килделәр", диде ул.

Бүген НАТОның генераль секретаре Йенс Столтенберг Черногориянең альянска алу карары Русия белән бәйле түгеллеген әйтте.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри үз чиратында НАТОның беркем өчен дә куркыныч тудырмавын әйтте. Аның сүзләренчә, бу саклану берлеге һәм аның максаты – тотрыклык булдыру.

"НАТО берлеге игътибарын Русиягә дә, башка берәр дәүләткә дә юнәлтмәгән", диде Керри.

XS
SM
MD
LG