Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Төркиягә каршы яңа чаралар күрү белән янады


Путин: "Аллаһ Төркия җитәкчелеген акылдан яздырып җәзаларга булгандыр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:44 0:00

Русия президенты Федераль җыенга юлламасында Төркия Русиянең хәрби очкычын бәреп төшерүе өчен әле күп тапкыр үкенәчәк дип белдерде.

Русия президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында дөньяда террорчылык куркынычы артуын һәм халыкара террорчылык белән көрәшү өчен бер йодрыкка туплану, террорга каршы көчле фронт булдыру мөһимлеген әйтте.

Сүриядәге хәрби чара турында әйтеп, Путин әлеге илдә Русия хәрби көчләренең беренче чиратта Русия өчен сугышуларын белдерде. Ул чираттагы тапкыр Төркия җитәкчелеген Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" террор төркемен яклауда гаепләде. Путин сүзләренчә, Төркия җитәкчелеге 24 ноябрьдә Төркия-Сүрия чигендә Су-24 Русия хәрби очкычын бәреп төшергән өчен әле күп тапкыр үкенәчәк.

Анкара гамәлләре турында әйтеп Путин: "Аллаһ Төркия җитәкчелеген акылдан яздырып җәзаларга булгандыр", диде. Русия президенты "помидорлар яки төзелеш ширкәтләре чикләүләре белән генә Төркиянең котыла алмаячагын" ассызыклады. Без сугыш белән янамыйбыз, әмма нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез, диде Путин.

XS
SM
MD
LG