Путин: "Аллаһ Төркия җитәкчелеген акылдан яздырып җәзаларга булгандыр"
Русия президенты Федераль җыенга юлламасында Төркия Русиянең хәрби очкычын бәреп төшерүе өчен әле күп тапкыр үкенәчәк дип белдерде. Сүриядәге хәрби чара турында әйтеп, Путин әлеге илдә Русия хәрби көчләренең беренче чиратта Русия өчен сугышуларын белдерде. Ул чираттагы тапкыр Төркия җитәкчелеген Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" террор төркемен яклауда гаепләде. Путин сүзләренчә, Төркия җитәкчелеге 24 ноябрьдә Төркия-Сүрия чигендә Су-24 Русия хәрби очкычын бәреп төшергән өчен әле күп тапкыр үкенәчәк. Анкара гамәлләре турында әйтеп Путин: "Аллаһ Төркия җитәкчелеген акылдан яздырып җәзаларга булгандыр", диде. Русия президенты "помидорлар яки төзелеш ширкәтләре чикләүләре белән генә Төркиянең котыла алмаячагын" ассызыклады. Без сугыш белән янамыйбыз, әмма нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез, диде Путин.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?