Accessibility links

Татарстан Бакчасарайга ярдәмен дәвам итә


Бакчасарайданы Хан сарае мәчете манарасы
Бакчасарайданы Хан сарае мәчете манарасы

Бакчасарайда мохтаҗларга газ балоннары, ипи һәм сөт таратыла. Шәһәр идарәсе утырышында Татарстанның ярдәме турында хисап тыңланды.

Бакчасарай шәһәрендә 200ләп кеше көндәлек ярдәмгә мохтаҗ. Аларга ипи, сөт һәм колбаса кебек һуманитар ярдәм өләшәләр. Кайбер гаиләләргә бушка газ бирелә, 30лап газ баллоны таратылды, дип хәбәр итә шәһәр идарәсенең матбугат хезмәте.

Районда электр 4 сәгать саен бирелә. Агач кисү һәм аны таратуны да шәһәр идарәсе үз контроленә алган. Утын кирәк булганнар идарәгә мөрәҗәгать итә ала, диелгән сәхифәдә.

Кырым районнарына куратор итеп Русия төбәкләре беркетелгәннән соң Татарстан Бакчасарай районына булыша башлады. Татарстаннан атна саен төрле министрлыклардан вәкилләр килеп Русия кануннары хакында консультацияләр бирде, райондагы проблемнарны хәл итәргә булышты.

7 декабрь булган утырышта Татарстанның ярдәме турында хисап тыңланды.

XS
SM
MD
LG