Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Саттаров: "Татар дигән халык җир йөзендә югалмасын иде!"


Камил Саттаров: "Татар дигән халык җир йөзендә югалмасын иде!"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:31 0:00

Камил Саттаров: "Татар дигән халык җир йөзендә югалмасын иде!"

Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында режиссер, атказанган мәдәният эшлеклесе Камил Саттаровның 80 яшьлек юбилей кичәсе үтте. “Явыз Иваннан соң 600 ел көрәшеп, телебезне саклап калганнар икән, безнең уңган, булган, эшлекле, акыллы татар дигән халык җир йөзендә югалмасын иде” диде юбиляр тамашачыга мөрәҗәгать итеп.

6 декабрь башкаланың Ленин исемендәге мәдәният йортында академик Камил Саттаров 80 яшьлек юбилее белән бергә иҗат юлының 60 еллыгын да билгеләп үтте. Камил әфәнде 50дән артык театр образлары тудыра, 30дан артык спектакльләр сәхнәләштерә һәм шактый укучылары бүген профессионаллар, халык артистлары, режиссерлар.

“Икенче курста укыганда Камил абый мине Нәкый Исәнбәтнең “Рәйхән” пьесасында җырлы Морат роленә чакырды. Ул минем тормыштагы остазларымның берсе, аны нык хөрмәт итәбез”, диде юбилей тантанасында Камал театры артисты Әсхәт Хисмәт.

Мәдәният-сәнгать вәкилләре фикеренчә, әле дә Камил әфәндедән башка бер генә театраль фестиваль да үтми икән. Алар арасында “Иделкәем”, “Идел-йорт” кебекләрен атап киттеләр.

“Классик язучылар әсәрләренең балкып сүнмичә яшәүләрендә, халык театрларының үсешендә, балаларның театр сәнгате белән кызыксынуларында Камил абыйның хезмәте бик зур. “Идел-йорт” фестивале масштабының зур булуы, үзешчән артистларның осталыгын чарлау – шулай ук Камил әфәндәнең тынгысыз хезмәте. Камил ага салган сукмак юлга әйләнде, ул юл башкаларны да чакырып торсын иде”, дип теләде Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова. Аннан башка юбилей чарасында мәдәният министрлыгы вәкилләре күренмәде.

Залда утырган иҗатташ дуслары Камил Саттаровны һәрчак үз халкы һәм милләте өчен янып яшәгән шәхес буларак искә алды. Ул актив рәвештә СССР, соңыннан Маҗарстан, Төркия, Тунис, Болгарстан, Чехия, Молдова, Азәрбайҗан илләре һәм республикаларында татар халык иҗатын пропагандалау белән шөгыльләнгән. Бу сүзләрне раслагандай, юбилей чарасында да ул милләтне, телне сакларга чакырды.

“Явыз Иваннан соң 600 ел көрәшеп, телебезне саклап калганнар икән, безнең уңган, булган, эшлекле, акыллы татар дигән халык җир йөзендә югалмасын. Тагын 600 мең ел яшәсен иде!”, диде 80 яшен тутырган режиссер Камил Саттаров.

XS
SM
MD
LG