Өч өлештән торган "Гардемарины" фильмнарының дүртенчесе 1787-1791 еллардагы рус-төрек сугышына багышлана, диде барысының да авторы, режиссер Светлана Дружинина. Сценарий әзер. Фильмны Кырым, Петергоф, Переславль-Залесский һәм Мальтада төшерәчәкләр. Аның нигезенә 1787 елда генерал Суворов җитәкчелегендәре рус гаскәрләренең Госманлы армиясенең беренче җиңүе салынган. "Кинбурн борыны" исемле бу урын хәзер Украинаның Николаев өлкәсендә урнашкан. 2017 елда "Кинбурн сугышына" 230 ел тула.
"Гардемарины" дәвамында элеккеләрендә төшкән Дмитрий Харатьян, Александр Домогаров, Михаил Мамаев һәм Михаил Боярский катнашачак. Трилогиягә кергән беренче фильм 1988, икенчесе 1991, өченчесе 1991 елда чыккан иде. 2017 елда экранга чыгачак "Гардемарины-4" фильмында Екатерина II Кырымны яулап алу турында игълан итәчәк.
1787-1791 еллардагы сугыш Госманлы империянең җиңелүе, Кырым, Кара диңгез буеның төньягының Русиягә күчүе белән тәмамланды. Солых килешүе 1792 елда хәзерге Романия җирендә урнашкан Яши (Ясси) шәһәрендә имзаланды. Одесса шәһәре Яши килешүе нигезендә Русиягә күчкән урында салынды. Кырымтатарларның Төркиягә беренче миграция дулкыны бу елларда булган.
Ике ел элек Русиядә тарихи киноларның сценарийләрен тикшерү өчен фәнни-методик шура төзелде. Министрлык һәм Русиянең тарихчылар җәмгыяте белгечләреннән торган бу шура теге яки бу фильмга дәүләт акчасын бирү-бирмәүне хәл итә. "Гардемарины-4" фильмының бюджеты 280 миллион доллар.
"Хөкүмәт акча биргән проектларның эчтәлеге бик мөһим, дәүләт бары тик үз миссиясенә, дәүләт мәнфәгатьләренә туры килгән "чәчәкләргә" су сибәчәк," дигән иде Мәдәният министры Владимир Мединский. Шул ук елда татар җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык тудырган "Орда" фильмы чыкты.