Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс милләтчеләре мәктәптә урыс телен арттыру өчен мәхкәмәләшергә акча җыя


Татар телен өйрәнүгә каршы элее Казанда узган митингларның берсе.
Татар телен өйрәнүгә каршы элее Казанда узган митингларның берсе.

Татарстан мәктәпләрендә урыс теле һәм әдәбиятын укыту сәгатьләрен арттыру өчен Казандагы урыс милләтчеләре интернетта акча җыя башлады.

Татарстан мәктәпләрендә урыс теле һәм әдәбиятын укытуны арттыру өчен мәхкәмә эшләре өчен акча җыю башланды. “ВКонтакте”да “Cбор денежных средств на суды по изучению русского языка в Татарстане” дигән бит барлыкка килде. Анда бирелгән реквизитлар мәгълүматларына күрә әлеге акчаны Екатерина Васильевна Б. җыя. "Русский язык в школах национальных республик" дигән икенче сәхифәгә сылтамадан без бу эш белән даими рәвештә мәктәпләрдә урыс теле җитәрлек укытылмый дип лаф оручы Екатерина Беляева икәнен белдек.

Интернетта акча җыю бите
Интернетта акча җыю бите

Беляева үзе башта Азатлыкның урыс редакциясеннән дип уйлап, бу акча җыю турында мәгълүмат бирсә дә, соңыннан Азатлыкның татар-башкорт редакциясе хезмәткәре икәнен аңлап, биргән аңлатмаларны куллануны рөхсәт итмәде.

"Минем исемнән берни дә бастырмагыз. Барлык мәгълүматны бетерегез", диде ул. Моның сәбәпләрен Беляева аңлатып торырга теләмәде.

"Элегрәк минем Азатлык белән бик үк күңелле булмаган сөйләшү булды. Калганын аңлатырга теләгем юк", диде ул.

Билгеле булганча, элегрәк Казандагы Урыс мәдәнияте җәмгыяте активистларының татар журналисты Эльмира Исрафиловага каршы башлаган һөҗүмендә аларның активистлары булган Беляева шулай ук Азатлык белән сөйләшүдән баш тарткан иде.

Екатерина Беляева
Екатерина Беляева

Татарстан мәктәпләрендә урыс теле һәм әдәбияты сәгатьләрен арттыру өчен мәхкәмәгә акча җыюга килгәндә, социаль челтәрләрдән аңлашылганча, мәхкәмә алды эшләре өчен алты мең сум кирәк. Бу, мөгаен, юристлар өчендер. Элегрәк алар бу өлкәдә мәхкәмәләргә юристларсыз гына мөрәҗәгать иткән иде, әмма оттырды. Күрәсең, бу юлы әлеге эшкә ныклабрак тотынганнар.

XS
SM
MD
LG