Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция көнендә Мәскәүдә ялгыз пикетта торган 33 кеше тоткарланган


Мәскәү хакимиятләре 12 декабрьдә оппозициягә чара үткәрергә рөхсәт итмәгәнгә, активистлар ялгыз пикетка чыкты.

Мәскәүдә Пушкин мәйданында Конституция көне уңаеннан үткән ялгыз пикетта торучылар – 33 кеше тоткарланган. Алар арасында Лев Пономарев, Сергей Митрохин, Георгий Саттаров та бар.

Мәскәү хакимиятләре 12 октябрьдә оппозициягә "Үзгәрешләр маршы" үткәрергә рөхсәт бирмәде. Оештыручылар сүзләренчә, нигә рөхсәт итмәүнең сәбәпләре анык итеп күрсәтелмәгән. Активистлар шул сәбәпле ялгыз пикетка чыкты.

1993 елның 12 декабрендә Русия Конституциясе кабул ителде. Элек бу көн дәүләт бәйрәме булып санала иде, әмма 2004 елдан аны истәлекле көн итеп үзгәрттеләр. Конституциянең 31-нче маддәсе Русия ватандашларына тыныч җыеннар хокукы бирә.

XS
SM
MD
LG