Accessibility links

Йөк машиналары йөртүчеләр "Платон" мәсьәләсендә референдум таләп итә


Чиләбедә "Платон" системасына каршы протест чарасы
Чиләбедә "Платон" системасына каршы протест чарасы

"Мега-Химки" сәүдә үзәге янына җыелган йөк машиналары йөртүчеләр авырлыгы 12 тоннадан арткан машиналарга федераль юлларны кулланган өчен түләүгә каршы Путинга видеомөрәҗәгать белән чыкты.

"Мега-Химки" сәүдә үзәге янына җыелган авыр йөк машиналарын йөртүчеләр “Платон” системасын кире кагуны референдумга чыгару үтенече белән Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать юллады.

Протестчылар "Конституцияне укыдык" һәм илнең бөтен ватандашларына кагылган әйберләрне халык хәл итә дигән нәтиҗә ясадык, дип белдерә.

10 декабрь көнне Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев “Платон” системасы эшләргә тиеш, аны камилләштерү кирәк, дип әйткән иде. Бу система 15 ноябрьдән көчкә керде. Бер елда "Платон" аша 40 миллиард сум акча җыярга уйлыйлар.

"Платон" системасының башында Путинның якын дусты Аркадий Ротенбергның улы Игорь Ротенберг тора.

XS
SM
MD
LG