Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев Кырымга электр бирүнең өч шартын атады


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев Украина президенты Петр Порошенко белән очрашуда Украинадан Кырымга электр энергиясе бирүнең өч шартын атады. Берсе – сәяси тоткыннарны азат итү.

Кырымтатар лидеры, Украина президентының кырымтатарлар эшләре вәкиле Мостафа Җәмилев Кырымга электр уты бирүнең өч шартын атады. Бу шартларны ул Украина президенты Петр Порошенко белән очрашканда игълан итте. Җәмилев сүзләренчә, Порошенко шартлар белән килешкән.

1. Украинадан Кырымга электр бирү килешүе Русия һәм Украина дәүләт ширкәтләре тарафыннан түгел, ә бу өлкәгә караган министрлыклар тарафыннан имзаланырга тиеш.
2. Кырым – Кырым Автоном республикасы дип аталырга тиеш. "Шул вакытта гына халыкара актларга, иң беренче чиратта БМО Генераль ассамблеясенең 2014 елның 27 мартындагы резолюциясенә туры киләчәк", ди Җәмилев.
3. Сәяси тоткыннарны азат итү, эзәрлекләүләрне туктату, урланган, югалаган активистларны эзләү һәм демократия ирегенә гарантия.

22 ноябрь Украинаның Херсон өлкәсендә дүрт электр баганасының шартлатылуы нәтиҗәсендә Кырым утсыз калды. Блокаданы оештыручылар электр тапшыргычларны төзәтергә ирек бирмәде. Алар Мәскәүнең сәяси тоткыннарны азат итүен таләп итә.

Инде бер елга якын изоляторда кырымтатар милли мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз утыра. Мәхкәмә аның изоляторда калу вакытын киләсе елның 29 гыйнварына кадәр озайтты. Чийгөз 2014 елның 26 февралендә Кырым парламенты каршында бәрелешләрне оештыруга катнашы булуда гаепләнеп 29 гыйнвар кулга алынган иде. Шул ук эш белән бәйле тагын берничә кырымтатар активисты тоткында кала.

XS
SM
MD
LG