Кырымда хәрби машиналар кәрваны
14 декабрь иртәсендә Акмәчет-Керич юлыннан бик зур хәрби машиналар кәрваны узды. Аларның нинди чарада катнашуы билгесез. Шул ук көнне Кырым "башлыгы" Сергей Аксенов ярымутрауның "сугыш чоры режимы" белән яшәвен белдерде. Аксенов Судак шәһәрендәге биш хосусый ширкәтнең су коеларын шәһәр хакимиятенә тапшырырга кушты һәм "каршылык күрсәтүчеләргә карата, сугыш чоры режимы нигезендә, Кырым республикасына зыян китерү гаепләве белән җинаять эше ачачакбыз", диде. Аксенов су коеларының барыбер тартып алынчагын да әйтте. Кырымга суның 85 проценты Украинадан килә иде. Русия аннексияләгәннән соң Украина су җибәрүне туктатты.
мультимедиа
-
май 04, 2026Канада татарлары балалар өчен журнал чыгара башлады
-
апрель 13, 2026Маҗарстан халкы сайлауда оппозиция җиңүен бәйрәм итә
-
апрель 06, 2026АКШта Татарстан байрагы астында татар хоккее узды
-
апрель 02, 2026Уфада дрон бер күпкатлы йортка эләккән
-
май 08, 2023Курган өлкәсендә татар авылы янган