Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сүриягә сугышка сәяхәт оештыру теләге – ахмаклык"


Сүриянең Ариһа шәһәрендә, активистлар белдерүенчә, Русия очкычлары бомбалаган базар мәйданы
Сүриянең Ариһа шәһәрендә, активистлар белдерүенчә, Русия очкычлары бомбалаган базар мәйданы

Гади халыкка Мисыр белән Төркиягә йөрү тыелгач, Русиядә Сүриягә сугышка, Арктикага турлар оештыру тәкъдимнәре яңгырый башлады.

Русиянең "Мегаполис" ширкәте Сүриягә сугыш карарга бару турлары оештырырга җыенуын белдерде. Бу сәфәр "Асад тур" дип аталачак һәм сертификат алу өчен Интеллектуаль милек федераль хезмәтентә (Роспатент) үтенеч тә юлланган. Бу хакта "Беренче патент компаниясе" президенты Анатолий Аронов "Новая газета"га белдерде.

Әлеге хәбәрдән соң Ростуризм Сүриягә сәфәрләр оештырырга теләүче туроператорның үзләрендә теркәлү үтенече белән чыкмавын хәбәр итте. 15 декабрь көнне Русия туриндустрия берлеге сүзчесе Ирина Тюрина "кайнар ноктага" сәфәр оештыру туризм эшчәнлеге турындагы канунга каршы килә, ширкәт юлчыларга иминлек тәкъдим итә алмаячак", диде.

"Интерфакс" язуынча, "Мегаполис Курорт" ширкәте 2015 елның февралендә ДНР һәм ЛНРга турлар оештырырга җыенган булган инде. Ростуризм ул вакытта да туроператорның мондый турлар оештырырга хакы юк, дип белдергән.

​"Новая газета" журналисты Ирек Мортазин, хәбәрче буларак, менә ике айдан артык инде Сүриягә бару рөхсәте ала алмый. Сугыш барган бу илгә сәяхәтләр оештырырга теләүне ул "саташу" дип бәяләде. Аның фикеренчә, "Мегаполис" теләүчеләр булыр микән, халык моны ничек бәяләр дигән максат белән бу хакта хәбәр тараткан.

​"Реакция шәп килеп чыкты. Беренчедән, Русиядә мондый турларга барырга теләүчеләр күп икән. Икенче яктан, Сүриягә сәфәрне ничек оештырылачагын әле беркем дә әйтеп бирә алмый. Аның өчен чартер очкычлар кирәк. Туристларга иминлек тәэмин итү өчен аларны кайсы һава аланына утыртырга? Башкала Димәшк һава аланына да кайвакытта аталар. Минемчә, бу теләк – ахмаклык, әмма иртәме-соңмы мондый турлар булачак", ди Мортазин.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

Аның фикеренчә, әгәр мондый турлар оештырыла калса барыбер сугыш булган урыннарга алып бармаячаклар, туристларга "ясалма" сугышлар күрсәтеләчәк. Бу турлар гади халык өчен булмаячак, Мисыр һәм Төркия ялларын алыштырмаячак дигән фикердә ул. "Мисыр һәм Төркиягә кеше күп йөрде, хәзер халыкны Кырымга, Сочига җибәрергә телиләр. Сугыш барган урынга сәфәрләр бик кыйммәткә чыга. Анда бару гади халыкның хәленнән килмәячәк. Бу турлар байлар, йомшак итеп әйткәндә, байлыкларыннан котыручылар өчен булачак", ди Мортазин.

Гади халыкка Мисыр белән Төркиягә йөрү тыелгач, Русиядә туризмга кагылган әле моңа кадәр беркайчан да яңгырамаган фикерләр ишетелә башлады. "Мегаполис" тәкъдиме аларның берсе булды. Шундый, гади халык өчен сәеррәк булган тәкъдимнәрнең берсе Русия федерация шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко авызыннан чыкты. Ул: "Хөкүмәт эчке туризмны үстерү програмын раслады. Анда, әлбәттә, Арктика турында аз әйтелгән. Арктика өчен аерым програм булырга тиеш дип уйлыйм", диде. Бу хакта Матвиенко 7-9 декабрьдә Петербурда узган "Арктика – бүген һәм киләчәктә" дип аталган халыкара форум вакытында әйтте.

Мортазин фикеренчә, Арктика да гади халык өчен булмаячак. "Хәзер нык бай кешеләр барлыкка килде. Алар күрәсен күреп бетергән инде. Бу нәкъ шундыйлар өчен будырыла", ди ул.

Шул ук вакытта Левада үзәге сораштыруларына күрә, фикер белдерүдә катнашканнарның 82 проценты беркайчан да Мисырда, 76 проценты Төркиядә ял итмәгәннәрен әйткән. Мортазин бу күрсәткеч әлеге илләр белән кызыксынмауны түгел, ә халыкның фәкыйрьлеген күрсәтә ди. "Чыннан да бу саннар русияләрнең финанс хәленең мактанырлык түгел икәнә дәлил. Русиядә уртача хезмәт хакы дип күрсәтелгән саннарның кешеләрнең реаль керемнәреннән, хезмәт хакларыннан нык аерылганлыгын күрсәтеп тора", ди Мортазин.

"Халыкның ялга түгел, ашарга да акчасы җитми башлаячак"

Казандагы "Welcome Tour" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Вәзирә Хәбибуллина да Сүриягә сәяхәт оештыруны "үз теләгең белән ут эченә барып керү" белән бәяли.

Вәзирә Хәбибуллина
Вәзирә Хәбибуллина

Русия җитәкчелеге гади халыкның Мисыр белән Төркиягә йөрү мөмкинлеген бетереп өметләрен кисте дигән карашта ул. "Мәскәүдән, Петербурдан, Казаннан һәм башка шәһәрләрдән дә очышлар бик уңай иде. Төркия белән сәүдәгә килсәк, халык яңа гына өзелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәдән дә колак какты. Мин болар ясалма рәвештә булдырыла дип уйлыйм. Хәзер күп кенә турширкәтләр үзләренең филиалларын яба, аларны тоту файдага түгел, чөнки кешеләрне ялга җибәрә алмыйлар. Һәр турагентлык та зур акчалар югалта. Кырым тәкъдим ителгәндә дә, кешеләр арзанракка Мисырга баруны хуп күрде. Төркия дә кыйммәт түгел иде. Кырым бик кыйммәткә чыга", ди Хәбибуллина.

Төркия һәм Мисырга юл бикләнгәнгә хәзер Казанда гына да турбизнеста эшләгән бик күп хезмәткәрләрнең эшсез калуын әйтә ул. "Welcome Tour" 20 ел инде эчке туризм өчен белгечләр әзерләү эшендә. Казанның 1000 еллыгы вакытында да, Мөселман киносы фестиваленең беренчесен үткәргәндә дә кунакларга алар әзерләгән экскурсоводлар хезмәт күрсәткән. Хәзер исә эшсез калган туризм белгечләре үзләрен ил эчендәге сәяхәт бизнесында сынап караганчы белемнәрен арттыру өчен "Welcome Tour"га мөрәҗәгать итә башлаган.

Арктикага туризмны үстерүгә килгәндә Хәбибуллина да аның бик байлар өчен генә булачагын әйтә. "Озакламый кешеләрнең ашарга да акчалары калмаган очракта, анда ялга җибәрү турында уйлап та булмаячак", ди ул.

Икенче яктан, Арктикада туризмны үстерүгә дигән акчаларны ил эчендәге сәяхәтне яхшырту өчен төбәкләргә дә җибәрергә булыр иде. Татарстанда гына да күп сөйләнеп әлегә кадәр тормышка ашмаган маршрутлар бик күп. Республиканың туристлык комитеты җитәкчесе Сергей Иванов Азатлыкка агротуризмның башлангычлары булуны, әмма аның җитәрлек дәрәҗәдә үсмәвен әйткән иде. Моннан җиде ел чамасы элек Чулман һәм Идел буендагы тыюлыкларны туристлар яратып йөри торган урыннар итү турында сүз дә күтәрелде. Төрле проектлар да тәкъдим ителде һәм теләкләре сүнеп калды, очы-башы күренмәде.

Вәзирә Хәбибуллина туризмны үстерердәй акчаларның төбәкләрдә булуын, әмма аларның түрәләрнең кулыннан чыкмавын, бу өлкәгә белгечләр әзерләүчеләргә дә, турыдан-туры халыкны ялга җибәрүчеләргә дә, эчке туризмны оештыручыларга да барып җитмәвен әйтә. Хәтта турширкәтләр әзерләгән маршрутларны урлыйлар да, дип өсти ул.

"Сергей Иванов Универсиада алдыннан безнең програмны урлады. Без маршрутларны алдан әзерләгән идек. Универсиада дирекциясе белән дә эшләдек. Хәзер менә Иванов Шәймиев белән Петербурга барды. Югарыда утыручылар гел кәеф-сафа коруда. Форум артыннан форум, конгресс артыннан конгресслар алар өчен генә. Ә безнең өчен бернәрсә дә эшләнми. Туризмны үз урнына куярлык, аны үстерерлек оешма юк әлегә. Хөкүмәт безне, турбизнестагыларны бар дип тә белми. Турбизнеста һәркем үзе яшәп калырга омтыла. Дәүләт безне куллана гына белә", ди Хәбибуллина.

XS
SM
MD
LG