Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауга Кыш бабайлар җыелды


Удмурт Тол (Кыш) бабае һәм Лымы нылы (Кар кызы)
Удмурт Тол (Кыш) бабае һәм Лымы нылы (Кар кызы)

Бу атнада Ижау шәһәренә төрле республикалардан Кыш бабайлар җыелды. Берничә көн элек удмурт Кыш бабае – Тол Бабайның Шаркан районында резиденциясе төзекләндерелеп ачылуы турында хәбәр булса, 15 декабрьдә Ижау шәһәренең үзәк мәйданында Яңа елны каршы алырга бизәлгән чыршы янында төрле төбәкләрдән килгән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары бәйрәм оештырды.

Шәһәр мәйданнарында чыршылар бизәлүе, алар тирәсендә төрледән төрле җемелдәп янган утлар көйләнеп куюы – Яңа ел якынланлашуының хәбәре. Кибетләрдә төрле илләрдән килгән әфлисун, мандариннарның үзенчәлекле аңкып торуы да Яңа ел җитүенең тагын бер хәбәре. Дөрес, кибет киштәләрендәге мандариннарда хәзер Төркия сүзен күрмәссең, Марокко, Кытай, Абхазия дип язылган.

Көн уртасы булуына кармастан, мәйданга балалар белән халык бик күп җыелган иде. Кыш бабайлар мәҗлесенә Русиянең төп Кыш бабае Устюг шәһәреннән дә килгән. Шулай ук удмуртларның Тол бабае чакыруы буенча Мари Иленнән, Карелия, Татарстаннан – барлыгы җиде төбәктән Кыш бабайлар җыелды. Алар шәһәр үзәге мәйданында “Вместе теплее” – “Бергә җылырак” дигән тамаша уздырды.

Кыш бабайлар машиналарда килә
Кыш бабайлар машиналарда килә

Кыш бабайларны башта күптән түгел сайланган шәһәр башлыгы Юрий Тюрин кабул итте. Шәһәр администрациясеннән үзәк мәйданга Кыш бабайлар әкияттәге кебек кыңгыраулы атларга җигелгән чаналарда түгел Ижауда күптән түгел җыела башлаган Лада Веста машиналарына утырып килде. Ә Устюг шәһәреннән килгән рус Кыш бабаеның киемнәре шулкадәр мул, шуңа да аңа аерым автобус биргәннәр. Кыш бабайларга чыршы янындагы сәхнәгә тере коридор буйлап, тамашачылар белән кул биреп исәнләшеп, узарга туры килде.

Чыгыш ясаган һәр Кыш бабай Яңа ел белән котлап матур теләкләрен җиткерде. Мари Иленнән килгән Кар кызы бик матур итеп үзенең киемнәрендәге билгеләр турында сөйләде, удмуртларның Тол бабае үз телләрендә җыр башкарды, Карелия Кыш бабае иң яшьләрдән һәм шуклардан булып чыкты. Алар барысы да үз чыгышларын рус һәм туган телләрендә ясады.

Казан Кыш бабае белән Кыр кызы
Казан Кыш бабае белән Кыр кызы

Казан Кыш бабае белән Кыр кызы матур киемнәре белән аерылып торды. Әмма аларга сүз биргәч, тамаша карарга килгән татарлар гаҗәпләнүләрен яшермәде. Кыш бабай вата-сындыра рус акценты белән берничә сүз татарча әйтте. “Инде Казан хәтле Казанда татар телендә сөйләшә белгән Кыш бабай табылмаган”, диючеләр күп булды. Соңрак Азатлык радиосына әңгәмәне дә Кыш бабай: “Мин бик шат сезнең белән очрашуга”, дип татар телендә әйтте һәм теләкләрен рус телендә җиткерде.

Тамашачылар
Тамашачылар

Әйе, балалар өчен оныта алмаслык тамаша буласы иде югыйсә, әгәр оештыручылар бераз гына алдан хәстәрлек күрсә. Кечкенә генә сәхнә алдына кем җитезрәк, шул урнашты. Сәхнә тирәсен тамашачылар уратып алу сәбәпле, күпләре әкият геройларының чыгышларын гына ишетте, ярый тавыш көчәйткечләре шәп эшләде. Шуңа да инде тамаша беткәч, Кыш бабайларны халык озак җибәрмәде.Кыш бабайлар һәм Кар кызлары белән фотога төшәргә теләүчеләр дә күп иде.

Кыш бабайлар котлый
Кыш бабайлар котлый

Гадәттә, Чыршы тирәсендә боздан ясалган шәһәрчек ачыла иде. Бу хакта хәбәр ителсә дә, ул әлегә әзер түгел икән. Хәтта сәхнә тирәсендә дә боз катламнары өелеп тора. Әллә һава торышының һаман җылы булуы, әллә башка сәбәпләр комачаулаган моңа. Яңа елга кадәр үткән еллардагы кебек боз шәһәрчеге ишекләрен ачар дип ышанасы килә.

Кыш бабайлар республика буйлап сәяхәтен дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG