Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Әхмәтов: "Татарстанга президентлык турында референдум уздырырга кирәк"


 Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

Сәяси күзәтүче һәм журналист Рәшит Әхмәтов Русия президенты Владимир Путинның Татарстанда президент атамасының язмышы турында әйткән сүзләрен ничек аңлаган?

Татарстан президенты атамасын үзгәртү-үзгәртмәү мәсьәләсе турында сорауга 17 декабрь узган матбугат очрашуында Владимир Путин моны республика халкы үзе хәл итәргә тиеш дип әйтте. Русия думасы кабул иткән канунга күрә Татарстанда президент атамасы 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарга тиеш. Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Мәскәү республикага карата хәерхаһлы булыр дип өметләнә, әмма федераль үзәктә бу хакта төрле сценарий булу ихтималын кире какмый. Чираттагы сессия 23 декабрьгә билгеләнгән. Сәяси күзәтүче һәм журналист Рәшит Әхмәтов бу утырышта катнашачак. Дәүләт шурасы референдум турында карар кабул итәргә тиеш, дип саный ул.

– Путин үз җавабында вазгыятьтән читләшә, төгәл генә җавап бирми, әмма сүзен "Татарстан халкы үзе хәл итсен" дип тәмамлый. Узган ел Селигерда бу хакта ул шундый ук җавап биргән иде инде. Бу гына да түгел, якынча бер ай чамасы элек Татарстан президенты Мәскәүдә журналистлар белән очрашуда, "үз мөддәтемне, билгеле булганча, биш елга сайладылар, президент буларак тәмамлаячакмын", дигән иде. Мондый белдерүдән соң 1 гыйнвардан президент булудан туктау аның абруен югалту булачак. Путинның бу вазифаны бетерергә чакырган шовинистик көчләрне котыртырга теләге юк, күрәсең. Әйе, ул илдә бер президент булырга тиеш, дип әйтте, әмма принцип мәсьәләсе икән – Татарстан халкы үзе хәл итсен дигәнрәк бер әйбер өстәде.

23 декабрьгә Дәүләт шурасы сессиясе билгеләнгән. Анда мин дә чыгыш ясарга җыенам. Бу хәлдән чыгу өчен иң яхшы чара – референдум булыр иде (президент атамасы турында – ред.). 13 сентябрь президент сайлауда халыкның 94% Миңнехановка тавыш биргәнен беләбез. Бу референдумның да уңышлы булачагына шикләнмим. Мондый референдумның файдасы булыр иде.

Бүгенге көндә капма-каршы эчтәлектәге ике канун бар, берсе 2016 елның 1 гыйнварыннан (Татарстанда) президент вазифасы бетә дигән федераль канун һәм вәкаләтләрне бүлешү килешүе. Килешүдә республика белән кем идарә итәчәге республиканың үзендә хәл ителә диелгән. Шовинистик даирәләргә истерия күтәрергә һәм озакка сузылачак ыгы-зыгы тудырырга сәбәп бирмәс өчен, Дәүләт шурасына 23 декабрь көнне референдум уздыру турында карар кабул итү бик урынлы булыр иде.

"Кавказ халыклары өчен дә милли хисләр бик четерекле, әмма хәтта Чечня да "юк" дип әйтте..." Путинның бу сүзләрен ничек аңларга?

– ...һәм бу чечен халкы кабул иткән карар, дип тә өстәде ул. Татарстан халкы нәрсә дип әйтер – мәсьәлә ачык кала. Чечня шулай хәл иткән, Татарстан халкы башка төрле хәл итәргә мөмкин. Мөһим бер әйберне исегезгә төшерәм. Русиянең ислам дәүләтләре белән мөнәсәбәтләре өчен Миңнеханов җаваплы. Губернатор булып калса, шуңа таба барабыз бит инде – республиканы бетерүгә таба, губернатор вазифасында чит илләр белән сөйләшүләр алып бару бик сәер булыр иде. Казан үз өстенә башкала функцияләрен ала бара –​ монда ислам банклары турында сөйләшәләр. Русия композиторлар берлеге итеп Рәшит Кәлимуллин сайланганнан соң композиторлар арасында берлекнең баш фатирын Казанга күчерик дигән сүз булды. Алар үзләре Миңнеханов белән эшләү җиңелрәк булачак ди. Шостакович, Свиридов, Родион Щедрин эшләгән берлек бит ул.

Татарстанга референдум кирәк. Мин бу хакта 23 декабрь Дәүләт шурасында чыгыш ясарга җыенам.Татарстанның тулай җитештерү күләме 2-3 триллионга җитә, зур булмаган аерым дәүләт кадәр эшлибез без. Шундый республика башлыгын вак муниципалитет җитәкчесенә әйләндерергә телиләр. Республика президенты вазифасын бетерү бөтен татар халкына хөрмәтсезлек һәм гаделсезлек булыр иде.

XS
SM
MD
LG