Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан халкының финанс хәле авырлаша


Азатлык сораштыруы: Халыкның финанс хәле ничек?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00

Азатлык сораштыруы: Халыкның финанс хәле ничек?

Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда ел башыннан ярлылар саны 10 процентка арткан. Доллар үсә, нефть бәясе төшә, кибеттә бәяләр арта. Әлеге хәлләр республика халкына һәм икътисадына ничек тәэсир итә? Без бу хакта финанс-икътисад турында язучы журналистлар һәм казанлылар фикерен белештек.

РБК-Татарстан журналисты Елена Никонова үзе һәм әлеге редакция республика халкының хезмәт хаклары, эш урыннары кимүе, тормыш хәле начараюы турында еш яза икән. Аның фикеренчә, Татарстанның икътисадын якыннан белүчеләр кешеләрнең ничек яшәвеннән хәбәрдар, әмма ул мәгълүматлар әлегә халыкка таралмый.

– Без мөрәҗәгать иткән аналитикларның берсе, Татарстанның сәүдә-сәнәгать пулаты башлыгы Шамил Агеев: “Чыннан да халыкның акчасы юк”, диде. Бу барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында – доллар үсә, нефтьнең бәясе төшә.

Икътисадның бүгенге халәте куанырлык түгеллеген башка белгечләр дә әйтә, ләкин алга таба барысы да яхшы булачагына ышаналар. Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллинга бу турыда сорау биргәч, әлегә бу турыда уйламыйк, дип төгәл җавап бирмәскә булды. Чөнки хәлләр куанырлык түгел.

Халыкка шуны әйтәсем килә: телевизорны азрак карарга, чөнки анда барысы да оптимистик рухта күрсәтелә. Кешеләргә мәгълүмат ничек бар, шулай тәкъдим ителми.

– Ә сез ничек язасыз?

– Без күбрәк фактларга таянып язарга тырышабыз. Түрәләр безгә икътисад үсеш кичерә дисәләр, без кече эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләргә, белгечләргә мөрәҗәгать итәбез. Чөнки беренче чиратта, үзгәрешләр булу аларда сизелә, нәрсәнең нәрсә икәнен алар төгәлрәк аңлатып бирә ала.

Елена Никонова: "Халыкның акчасы юк, уңай үзгәрешләр көтәләр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:19 0:00

–​ Сезнең мәгълүматларга караганда, гади халыкның финанс хәле ничегрәк?

– Тауар бәяләре арту нәтиҗәсендә халык акчаны кысып тота башлады, кредитны йорт, машина алыр өчен түгел, ә көнкүреш әйберләре, азык-төлек, беренчел ихтыяҗларны канәгатьләндеру өчен куллана. Бу хакта “Тимербанк” җитәкчесе Айрат Камалов та әйтте. Аның сүзләренчә, кешеләр Европада кредитны ипотека, йорт сатып алу өчен алса, бездә кием, ашау өчен алалар. Халыкның зуррак суммада алырга мөмкинлеге юк, алар банк процентларның кимүен көтәләр.

Күчемсез милек базары да тик тора, узган елның декабрь аеннан бирле үсеш күзәтелмәгән.

–​ Димәк, халык бүген фатирлар сатып алмый?

– Риэлторлар белдергәнчә, кешеләрнең торак сатып алырга акчасы юк, һәм бу хәл бөтен Русиядә күзәтелә. Татарстан риэлторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев фикеренчә, халыкның акчасы бар, ләкин алар бәя һәм ипотека процентлары төшүен, яхшы якка үзгәреш булуын көтәләр. Минем фикеремчә, кешеләрнең чыннан да акчалары юк.

–​ Казандагы сәүдә үзәкләрен карасак, аларда бушлык күзәтелми кебек, халык бит йөри...

– Бәлки кибетләргә йөрү кимемәгәндер, ләкин халык әйберне элеккечә күпләп сатып алмый. Алар ташламаларга игътибар итә. Ташлама барлыгын күрсәләр, күпләп алып калалар һәм тагын төшүен көтәләр. Шул ният белән сәүдә үзәкләренә дә еш баралар. Яки акчаны янга калдыруның бүтән юлларын эзлиләр.

–​ Бүген мәгълүмат чаралары Татарстанда халыкның эш урыннары кимү турында яза башлады, бу чыннан да шулаймы?

– Әйе, эш эзләүчеләр арта, эш урыннары кими. Статистика мәгълүматларына караганда, республиканың Алабуга районы, икътисади зона булуга карамастан, эшсезләр саны белән беренче урында, диде РБК-Татарстан журналисты Елена Никонова.

Шул ук редакциянең баш мөхәррире Алмаз Миргаязов Азатлыкка республикада ярлылар, эшсезләр саны артуны оешма-ширкәтләрнең чыгымнарын киметергә тырышулары белән аңлатты.

Алмаз Миргаязов: "Икътисади кризис Татарстанда гына түгел, бөтен илдә күзәтелә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:17 0:00

– Бездәге мәгълүматларга караганда, хезмәт хаклары якынча үз урынында калды, оптимизация нәтиҗәсендә гомуми хезмәт хакы кимү тенденциясе бар. Өч ел элек 10 мең алып эшләгән кеше, быел да шул 10 мең хезмәт хакына эшли. Димәк, халыкның хәзерге икътисади хәле начар. Әлбәттә, бу чикләүләр, ил эчендәге сәяси вазгыять белән дә бәйле. Икътисади кризис Татарстанда, Русиянең берничә төбәгендә генә түгел, бөтен илдә күзәтелә.

Эш тәкъдим итүчеләрнең кимүе – ширкәт-оешмаларда чыгымнарны киметү өчен хезмәткәрләр арасында оптимизация уздыру нәтиҗәсе. Халыкның ярлыларның 10 процентка артуы да күпләп эшсез калу белән бәйле”, диде РБК-Татарстанның баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

"Бүген инде җиләк-җимеш ала-алмыйбыз"

Азатлык Казан үзәгенә чыгып халык фикерен дә белергә булды. Яңа гына Британиядән Казанга кайткан Гөлназны мондагы бәяләр шаккаттырган. Анда тормыш та башка төрле: пенсионерлар спортзалларда шөгыльләнә, автомобильләрдә йөри алалар. Мондагылар ул турыда хыяллана гына ала, ди ул.

90 яшьлек Рәйсә ханым пенсия акчасына берәр ни алсаң, ашарга җитми дип зарлана.“Фатир өчен түләү бәяләренә чыдар чама юк”, ди әби.

Казан кызы Татьяна шулай ук кибетләрдә азык-төлеккә бәя артуны күрүен әйтә. Эш хаклары, пенсия күләмен арттырмыйлар, шул ук кала, ә бәяләр көннән-көн үсә, ди кыз.

РБК каналын карап, илнең финанс хәлен күзәтеп баручы Илдус әфәнде халык, чыннан да, ярлылана, көнкүреш авырая, ди. Күпләр коммуналь хезмәтләргә бәя артуга зарлана: электр энергиясе, газга акча күп китә диләр.

Кайбер яшьләр якты киләчәккә өметләнә. Ильяс исемле егет, “Ил президенты бар да әйбәт була дип вәгъдә бирде. Әлегә барыбыз да түзәбез. Әлбәттә, нефть бәясе төшә барса, хәлләр катлаулана гына. Бүген Русиянең гомумән геополитик хәле авыр, ләкин без түзәбез”, ди егет.

Казаннар фикеренчә, азык-төлектән сөткә, балык, ит рәтләренә якын килерлек түгел – бәяләре арткан. Ольга ханым бүген пенсиядә, ләкин эшләргә мәҗбүр. Элек чит ил тауарлары бәяне тотрыклы рәвештә тотса, үзебезнең азык-төлеккә генә калгач, хәлләр катлауланды, ди. Аның фикеренчә, Русиягә Европа белән мөнәсәбәтләрне җайларга кирәк. “Бәлки балаларыбыз кулай бәяләрдән җиләк-җимеш ашый алырлар иде”, дип белдерде Ольга ханым.

Халык бүгенге килеп чыккан икътисади хәлдә кибетләргә бары тик кирәк-ярак алырга гына йөрергә тырыша. Күбесе җиләк-җимеш, яшелчә, тәм-томнардан, деликатеслардан баш тартырга мәҗбүр булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG