Татарстанның Норлат районында туып үскән Алсу Зиннурова татар журналистикасының 4 курсында укый. Алсу яшьли ятим кала. Аңа 4 яшь тулгач, әтисе үлә, 10 яшеннән әнисез кала. Ике ай элек Алсу дус егете белән ипи пешереп сату эшен башлап җибәрә. Ул инде кыска вакыт эчендә эшмәкәрлекнең ни икәнен аңлап өлгерә.
“Бизнес – бизнес инде ул. Шушы кыска вакыт эчендә авырлыклары да сизелде, чөнки без әле башлап кына җибәрдек. Ләкин бер авырга бер җиңел дип, алга таба атлыйбыз”, ди Алсу сер бирмәскә тырышып.
Кешене хыял йөртә дигән гыйбарә яши. Алсу кечкенә вакытта үз киностудиясен булдыру турында хыялланган, ләкин үсә төшкәч, моның бик күп чыгымнар таләп итүен аңлаган. Шулай ук Алсуның үз балалар бакчасын ачып җибәрү теләге дә булган. Моны ул күңелемә якын дип аңлата. Быелның сентябрендә балалар бакчасы мәсьәләсен төптән өйрәнә башлый һәм бик җаваплы эш икәненә инана. Четерекле юнәлеш булудан тыш, акча мөмкинлекләре дә җитеп бетмәс иде, ди ул.
“Ипи пешерү эшчәнлеге үзеннән үзе килеп чыкты. Ипи һәрнәрсәгә баш, һәркемнең табын түрендә, ипи белән хәтта президентларны да каршы алалар. Камыр ризыкларын, пирогларны кеше һәркөн авыз итә”, дип Алсу ипи пешереп сату эшенең бүген дә актуальлеген сөйләде.
Үзләре пешереп сатканчы, берьюлы әзерне алып кибетләргә аерым тарату идеясе дә булган. Алсу фикеренчә, бер бәягә алып, аны арттырып, икенче бәягә сату – кеше акчасын үзеңә алган кебек тоела.
“Әлеге ысул миңа ошап бетмәде, бәлки мин икенче төрле уйлыймдыр, бәлки шундый юл белән ипи сатуга батырчылыгым җитмидер. Әмма кешенең акчасын икеләтә алу мине уңайсыз хәлдә калдыра. Акрын гына үзебез пешереп, үз бәясенә сатуыбыз хәерлерәк”, ди яшь эшмәкәр.
Алсу Казанда укыган вакытта дус егете үзе генә эшли, яллар җитүгә, Алсу кайта. Ипине үз машиналары белән кибетләргә тараталар.
“Бүген эшчәнлектән кергән акчалар яңадан шунда ук ипи булдыруга китеп бара, гади ипи пешерү савытлары, өстәл, кирәк-яраклар дисеңме. Үз эшеңне башлап җибәргәндә барлык матди һәм рухи көчеңне кертәсең, аннан соң гына ул нәтиҗәләрен күрсәтә башлый”, ди ул.
Журналистикадан тыш, Алсу фотога төшерү, клиплар, видеороликлар ясау, монтаж, режиссура белән дә шөгыльләнә. Ул югары икътисади белем дә алырга өлгергән. Журналист буларак ТНВ каналында “Манзара” тапшыруында да эшләргә вакыт таба икән. Барысына да ничек өлгерәсең соң син дигәч, “әнием мине кечкенәдән төрле түгәрәкләргә, курсларга йөртә иде, шуңа күрә эшсез тору – минем өчен түгел”, ди әңгәмәдәшебез. Алсу белдергәнчә, аз гына буш вакыты калса да, аны файда белән үткәрергә тырыша. Әлеге халәт Алсуның яшәү рәвешенә әверелгән.
Аның хыялы – эшләр җайга китеп, нәтиҗәләр була башлагач, ипи пешереп сатуны Казанга күчерү. Тик әлегә тәҗрибә туплавын әйтә, журналистика һәм эшмәкәрлек ачысын-төчесен чын тормышта татый-татый ике шәһәр арасында йөгерүен дәвам итә.