Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь татар режиссеры проектын федерал белгечләр югары бәяләгән


Режиссер Илшат Рәхимбай (уңда)
Режиссер Илшат Рәхимбай (уңда)

Казандагы Hava Production иҗат студиясенең “Казан, мин сине яратам” проекты Канн кинофестиваленә эләгергә өметләнә.

Казандагы Hava Production иҗат студиясе вәкилләре режиссер Илшат Рәхимбай һәм продюсер Алмаз Сәмигуллинның "Казан, мин сине яратам" проекты яңа үрләр яулый. Ул төрле хикәяләргә нигезләнгән берничә эпизодлы фильм булачак.

Проект хаккында Азатлыкка режиссер Илшат Рәхимбай сөйләде. "Хәзерге вакытта ун хикәянең дүртесе сценарий буларак әзер, калган алтысы әдәби сценарий һәм синопсис рәвешендә әзер. Ун фильмны дүрт команда төшерәчәк", диде ул. Рәхимбай сүзләренчә, хәзер эш командаларны туплау һәм сценарийларны ясау өстендә бара. Шулай ук проект инвесторлар, продюсерлар, иганәчеләр эзли.

Hava Production командасы күптән түгел проектны Екатеринбурда узган Кинохакатон-2015 яшь кинематографчылар форумында тәкъдим иткән. Казан киночыларының эше федерал белгечләрдә шактый уңай тәэсир калдырган. Булачак картина өч бүләк алган. Шулай итеп, Рәхимбай сүзләренчә, форумдагы питчинг (сайлау) нәтиҗәсендә проект Русиянең 15 алдынгы кинопродюсерының портфеленә кергән. Hava Production иҗат җимешен илнең иң зур кинокомпанияләре бәяләячәк.

Рәхимбай төшереләчәк фильмга кагылышлы серне дә ачты. Аның темасы мулла һәм христиан руханиының рольләре белән алышуына багышланган. Танылган продюсер һәм инвестор Александр Шульгин альманахның бу эпизодына аерым игътибар биргән һәм төшерү чыгымнарының бер өлешен үз өстенә алачагын әйткән. "Җитмәгәнен краудфандинг системасы аша җыябыз", ди Рәхимбай.

Проектның тагын бер нияте - Канн кинобазарына эләгү. Шул ук Шульгин ярдәмендә фильм татарчадан инглиз теленә тәрҗемә ителәчәк һәм халыкара аудитория өчен яраклаштырылачак.

XS
SM
MD
LG