Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта Яңа ел видеоязмалары тарала


“Манекеннар фабрикасы”нна Джустино
“Манекеннар фабрикасы”нна Джустино

Яңа ел алдыннан интернет, гадәттәгечә, Яңа ел һәм Раштуага багышланган рекламнар, матур видеоязмалар, социаль язмалар белән тулды. Азатлык укучылары өчен быелгы иң матур һәм мәгънәле язмаларны туплады.

Яңа ел алды үзенчә бер әкияти вакыт. Урамнар кар белән каплана, гади халык бәйрәмгә әзерләнә. Интернет та Яңа ел һәм Раштуага багышланган котлаулар, язмалар белән тула. Пәрәвез кулланучылары видеоязмаларны аеруча югары бәяли.

Азатлык та быел интернетта пәйда булган матур-матур видеолар, кызыклы һәм мәгънәле рекламнарны барларга булды. Игътибарыгызга иң кызыклыларын тәкъдим итәбез.

Манекеннар фабрикасы

Әлеге видеоязма, мөгаен, бу Яңа елның бер символына әйләнде. Рәсми аккаунтта гына да аны 5 миллионлап кеше караган. Джустино манекеннар фабрикасында сакчы булып эшли. Ялгыз булуына карамастан, ул көндез эшләүче хезмәттәшләре өчен мөмкин кадәр күбрәк яхшылык һәм күңелләренә хуш килерлек гамәлләр кыла һәм, аларны яшерен генә ясарга тырыша.

Тормыш кагыйдәсе буларак, бу яхшылык аңа үзенә әйләнеп кайта, Джустино ялгызлыктан котыла. Игелек, яхшылык ясау һәм башкаларга рәхәтлек китерү идеяләре бу язманы матур һәм кызыклы гына түгел, мәгънәле дә итә.

Могның Раштуа бәласы

Британиянең иң зур супермаркет челтәрләренең берсе, Сейнсбери да рекламын Раштуага багышлады. Башта типик комедия кебек күренгән бу язмада Мог исемле песинең берсе артыннан берсе булган хәлләр аркасында өйне яндыруы күрсәтелә. Тик соңыннан язманың мәгънәви эчтәлеге ачыклана.

Тирә-юньдәге күршеләр фаҗигага тарыган йортка кирәк-яраклар китереп, ярдәм кулын суза һәм гаиләгә бәйрәм рухын кайтаралар. Шулай итеп, янә башкаларга ярдәм итү фикере уңышлы күрсәтелә.

Айдагы кеше

Джон Льюис бүләкләр кибете ел саен мәгънәле рекламнар тәкъдим итә. Бу юлы да алар әлеге гадәтләренә тугъры калып “Беркем дә ялгыз калырга тиеш түгел” дигән шигар астында искитмәле видеоязма әзерләгәннәр.

Телескоптан Айда яшәгән ялгыз кешене күргән Лили исемле кыз ничек тә булса ул кешегә үзен белдертергә тырыша. Озак тырышулардан соң ул аңа бүләккә икенче телескоп җибәрә. Якындагы кешеләрне шатландыру һәм башкалар турында уйлау темаларыннан тыш биредә карт кешеләргә ихтирам һәм аларны зурлау да урын ала. Кыскасы, язманың тәрбияви көче шактый зур.

Супермаркет котлавы

Ә кайбер супермаркет челтәрләре мондый үзенчәлекле флешмоблар үткәрә. Германиянең иң зур саналган Edeka кибетләр челтәре сатучылары сатып алучыларны Яңа ел белән котлап, кассалары ярдәмендә "Jingle bells" көен башкарды. Биредә мәгънә эзләмәгез, тик сатып алучыларны олылау һәм креатив чара өчен кибеткә зур плюс куеп була.

Ут кабызгыч

“Improv Everywhere” дип исемләнгән флешмоберлар төркеме дә Яңа елга мавыктыргыч язма әзерләделәр. Нью-Йорк паркларының берсенә алар зур ут кабызгычны куеп, узып баручыларга аны кабызырга тәкъдим иткәннәр. Нәтиҗәдә ачылган матур күренешне видеодан үзегез күрә аласыз.

Бүләк бирергә ашыгучылар өчен

Әлегә видеоязма инде искерәк булса да, аның белән уртаклашмый булдыра алмыйбыз. Югарыда инде телгә алынган Джон Льюис ширкәтенең 2011 елда чыгарылган видеоязмасы ул.

Кечкенә егет түземсезлек белән Раштуа бәйрәмен көтә. Реклам барышында үзенә тизрәк бүләк алыр өчен дип көтелсә дә, ахырда ул түземсезлек белән әти-әнисенә бүләк ясарга теләгәне ачыклана. Моннан да уңышлырак альтруизмны аңлатып булмыйдыр, мөгаен.

XS
SM
MD
LG