Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йошкар-Ола изоляторында 30 яшьлек кеше үлде


Административ тәртип бозуда гаепләнеп тоткарланган ир кеше изоляторда үлде. Тикшерү башланды.

Мари иле башлкаласы Йошкар-Олада административ тәртип бозуда гаепләнеп 21 декабрь изоляторга ябылган ир кеше икенче көнне үлгән. Бу хакта республиканың эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. 30 яшьлек ирне изоляторга япканчы табиблар тикшергән булган. Икенче көнне аның хәле начараеп, ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк үлгән.

Тикшерү башланды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.

XS
SM
MD
LG