Урман Бишказакта башкорт Кыш бабае утырмасы төзелә
Башкортстанның Ишембай районы Урман Бишказак авылы янында башкорт Кыш бабае утырмасын ясыйлар. Аны башкорт эпослары һәм риваятьләре күренешләре белән бизиләр. Бу күләмле эшләрне башкару өчен Стәрлетамак, Салават, Ишембай калаларыннан осталар чакырылган. Төзелеш бу җомгада тәмамланырга тиеш. Шушы ялларда исә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан кунаклар көтәләр.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?