Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Дамир Сираҗиев исемендәге бүләкләр тапшырылды


Казанда Дамир Сираҗиев исемендәге бүләкләр тапшырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:26 0:00

Казанда Дамир Сираҗиев исемендәге бүләкләр тапшырылды

22 декабрь Камал театрында татар театрының 109нчы туган көне билгеләп үтелде. Шул ук көнне Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатларын бүләкләү тантанасы да булды.

1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр татар телендә спектакльләр куела. Алар төрек драматургы Намык Кемальнең "Кызганыч бала" һәм татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе булган Галиәскәр Камалның "Гыйшык бәласы" спектальләре була.

Тантананы ачып җибәргән Камал театры артисты Фәнис Җиһанша тамашачыларга башта татар театры турында шушындый кыскача мәгълүмат җиткерде. Театр сәнгате өлкәсендә режиссер, җәмәгать эшлеклесе Дамир Сираҗиев исемендәге премияне тапшыру өчен сүзне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камаловага тапшырды.

Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә быел дүрт сәнгать эшлеклесе лаек булды. Алар - Туймазы дәүләт татар драма театры артисты Марат Хәсәнов, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театры артисты Марсель Рәхмәтуллин, Буа дәүләт сатира театры режиссеры Раил Садриев һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры режиссеры Ренат Әюпов.

Котлау тантаналарыннан соң тамашачылар игътибарына Мирхәйдәр Фәйзинең Галиябану спектакле тәкъдим ителде.

Белешмә

Дамир Сираҗиев 1954 елның 17 сентябрендә Татарстанның Кайбыч районында туа. 1974 елда Казан театр училищесын, 1980 елда Мәскәүдә ГИТИСның режиссура факультетын тәмамлый. 1989 елда Тинчурин театрына баш режиссер итеп билгеләнә. 1991 елның мартында театрдан китә. Үзен эшмәкәрлек белән сәясәткә багышлый. Татарстан Югары шурасының 1990-95 еллар чакырылышы депутаты буларак мөстәкыйльлекне яклый. "Татарт" исемле ширкәт һәм татар галимнәре белән бергәләп "Җыен" татар мәдәниятен үстерү фондын оештыра. 1998 елның 17 декабрендә 44 яшендә вафат була.

Дамир Сираҗиев премиясе - Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган дәүләт бүләге. 1999 елда Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы, Камал театры, Татарстанның "Җыен" фонды тарафыннан гамәлгә куелган. Театр тормышына, аның үсешенә өлеш керткән төрле профессия вәкилләренә - режиссерлар, актерлар, драматурглар, сценографлар, театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгать эшлеклеләренә бирелә.

XS
SM
MD
LG