Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сенцов ФСБ, "Первый канал", ВГТРК һәм НТВны мәхкәмәгә шикаять итте


Олег Сенцов мәхкәмәдә
Олег Сенцов мәхкәмәдә

Терроризмда гаепләнеп төрмәгә утыртылган Украина режиссеры Олег Сенцов ФСБ, "Первый канал", ВГТРК һәм НТВны намусына тап төшерүдә, ялган хәбәр таратуда гаепли.

Мәскәүнең Мещански мәхкәмәсе пәнҗешәмбе Украина режиссеры Олег Сенцовных шикаятен караячак. Бу хакта аның адвокаты Ольга Динзе радиобызга хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Сенцов ФСБ, "Первый канал", ВГТРК һәм НТВны абруена һәм намусына тап төшерүдә гаепли. Адвокат бу каналлар Сенцов хакында ялган хәбәр тараткан, аны "Правый сектор” әгъзасы итеп белдергән, ди. Аннан да кала гаепләү карарына кадәр үк махсус хезмәтләрнең пресс-релизларына нигезләнеп бу каналлар Сенцовны "террорист" дип атаган.

Сенцовның адвокатлары мәхкәмәгә "Правый сектор"ның белешмәсен тапшырды. Анда Сенцовның бу оешмага кермәгәнлеге турында әйтелә.

2015 елның августында мәхкәмә терроризмда гаепләп Олег Сенцовны 20 елга һәм Украина антифашисты Александр Кольченконы 10 елга ирегеннән мәхрүм итте. ФСБ фаразларына күрә, 2014 елның язында Кырым аннексияләнгәч Акмәчеттә Ленин һәйкәле янында алар шартлау оештырган һәм шулай ук "Бердәм Русия" фиркасе бүлеге ишегенә ут төрткән.

Amnesty International һәм хокук яклау үзәге "Мемориал" Сенцовны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG