Башкортстан "Полиэф" ширкәте хиссәләрен сатты
Башкортстан хөкүмәте "Полиэф" җитештерү ширкәте хиссәләренең үз карамагында булган 17,5 процентын "Сибур" һолдингына сатты. Хәзер "Полиэф" тулысынча "Сибур" кулына күчә. Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов бу килешүдән килгән 500 миллион сумның социаль проектларга тотылачагын белдерде. Икътисади кризис шартларында республиканың 2016 елгы бюджеты 7,8 процент, ягъни 10 миллиард сум дефицит белән кабул ителгән иде. "Полиэф"ны сату шушы дефицитны капларга ярдәм итәчәк. Хәмитов "Полиэф" хиссәләренең республика өчен бик әһәмияте булмаганлыгын белдерә. "Полиэф" хәзер җитештерүне зур тизлек белән арттыра баручы ширкәт. Хәзер ул бар Русиядә пластик ясауда кулланыла торган полиэтилентерефталат базарының 70 процентын яулап алган.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?