Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы очкыч һәлакәтенең сәбәпләре игълан ителде


Казан һава аланында очкыч һәлакәте корбаннарына һәйкәл
Казан һава аланында очкыч һәлакәте корбаннарына һәйкәл

Халыкара авиация комиссиясе (ХАК) 2013 елның 17 ноябрендә Казан һава аланында очкыч һәлакәтенең сәбәпләрен игълан итте.

Халыкара авиация комиссиясе экипажның һөнәри яктан тиешенчә очышларга әзер булмавы - 2013 елның 17 ноябрендә Казан һава аланында очкыч һәлакәтенә китергән төп сәбәп дип белдерә.

Төшеп утыру юлыннан тайпылган очкыч икенче кат әйләнеп килеп утыру өчен яңадан күтәрелә башлагач борыны белән җиргә кадалып төшә һәм ут каба. Экипаж командиры вазифасын башкарган пилотның бу вазифага укымаганлыгы ачыкланган. Белгечләр очкычның техник җитешсезлеге булмаганлыгын әйтә.

Комиссия хисабында ширкәттә иминлеккә куркыныч барлыгын алдан барлау тиешенчә куелмау турында да әйтелә. Һава ширкәтендә имин очышлар булдыру системасының эшләмәве дә һәлакәткә китергән сәбәпләрнең берсе итеп күрсәтелә. Документта бөтен дәрәҗәдәге авиация җитәкчелеге тарафыннан экипажның очышларга әзерлегенең контрольдә булмавы да телгә алына.

2013 елның 17 ноябрендә "Татарстан" һава ширкәтенең Мәскәүдән Казанга килүче очкычы һава аланында һәлакәткә юлыкты. 50 кеше һәлак булды.

Бу һәлакәттән соң 31 декабрьдә "Татарстан"ның лицензиясе алынды һәм 2014 елның май аенда һава ширкәте үзен банкрот дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Һәлакәттән соң республикадагы икенче бер һава ширкәте "Ак Барс Аэро" "Татарстан"ның беркадәр очкычларын үзенә алган иде. 2015 елның гыйнварында "Ак Барс Аэро" очышларны бөтенләй туктатты. Росавиация ширкәтнең сертификатын алды. Аннан соң банкротлык эшләре башланды. Очкыч һәлакәте Татарстанның сивил (гражданнар) авиациясен тулысынча дип әйтерлек юкка чыгарып, яңа "ЮВТ-Аэро" һава ширкәте оештырырга мәҗбүр итте.

XS
SM
MD
LG