Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шендеровичның Путин турында әңгәмәсен юк итү җәнҗалга китерде


Виктор Шендерович
Виктор Шендерович

"Эхо Москвы" сәхифәсеннән Русия президенты Владимир Путинның яшьлеге, аның Тамбов җинаятьчел төркеме белән бәйләнешләре турында язманы юк итү җәнҗалга китерде.

"Эхо Москвы" радиосында 24 декабрьдә "Особое мнение" тапшыруында туры эфирда язучы Виктор Шендерович белән әңгәмә вакытында Шендерович Путинның остазы һәм Петербурда эшләгән чорында оешкан җинаятьчел төркемнәр белән бәйләнешләре турында сөйли.

Бу әңгәмә һәм аның тексты эфирдан соң, гадәттәгечә, радионың сәхифәсенә чыгарыла. Әмма соңрак ул сәхифәдән алына.

Виктор Шендерович бу турыда үзенең Facebook сәхифәсендә белдерде. Аның язуынча, сәхифә редакторы язманы бетерү сәбәбен аңлатып, "без сәхифәдә булдырмаска тырыша торган нәрсә – аерым алганда, шәхси мыскыллаулар чамадан тыш күп" дип белдергән. Шендерович тапшыруда бернинди мыскыллаулар да булмаганлыгын яза һәм "ә менә "сәхифәдә булдырмаска тырыша торган нәрсә" булды, чыннан да бик күп булды", ди.

"Эхо Москвы" сәхифәсе баш мөхәррире Виталий Рувинский да, радионың баш мөхәррире Алексей Венедиктов та язманы бетерүне таләп итеп үзләренә бернинди дә басым ясалмаганлыгын әйтә. Шендерович исә язманы бетерү карарының Рувинскийныкы булуына шик белдереп: "Бу карар башка бер урында чыгарылган кебек тоела", ди. Язучы бу радиода элек тә кискен чыгышлар ясаганлыгын, әмма ул тапшыруларның бетерелмәвен искә алып, соңгы тапшыруны бетерүне анда берничә җинаятьче фамилияләре, аерым алганда Кумарин, Цепов һәм Усвяцовның телгә алынуы белән аңлата.

Әңгәмә барышында Шендерович путинизм турындагы блоктан күп кенә мәгълүмат китерә.

"Канун юк. Корпорация генә бар, аны төрлечә атап була, урысча, латинча корпорация була, испанча ул хунта дип атала. Хакимияткә ныклап береккән кешеләр бар. Тамбов җинаятьчел төркеме дип атап була. Алар хакимияткә ныклап ябышкан һәм аннан китмиләр. Хакимияттә калу өчен дәүләтнең барлык хакимият ресурсларын кулланалар. Мәхкәмә, прокуратура, тикшерүчеләр, пропаганда. Ни теләсәләр – шуны. Болар барысы да алар кулында, бүгенге көндә болар алар контролендә һәм алар бу легитим демократик эш коралларын кулланып үзләренең бандит хакимиятендә кала бирәләр. Нокта. Әгәр дә син бандит ул метафора дип уйлыйсың икән, исеңә төшерергә рөхсәт ит, әле менә бу атнада гына интернетта тагын Владимир Владимировичның яшьлеге, аны тормышка өйрәткән чын остазы турында яңа тикшерү нәтиҗәләре чыкты. Ул Леонид Усвяцов исемле криминал авторитет. Кушаматы Леня Самбист булган. Ул Владимир Владимировичның беренче китабында фамилиясез генә искә алына. Ул үзенең самбо укытучысын искә ала. Леняның атасының исеме дә ничектер әйтелә. Фамилиясен тыныч кына төшереп калдырган. Ә ул 20 ел утырып чыккан һәм ике утыру арасында Русиянең киләчәк президентын тәрбияләүдә катнашырга өлгергән Леонид Усвяцов. Владимир Путин 16 яшеннән нәкъ менә аның секциясендә шөгыльләнгән, аны – җыештыручы һәм вахтер улын спорт квотасы нигезендә "блатной" ЛГУга (Ленинград дәүләт университы) урнаштырган", дип сөйли Шендерович.

Сүз икенче мәртәбә утырып чыккач 1994 елда Петербурда үтерелгән һәм Большеохтинское зиратында җирләнгән самбо тренеры Усвяцов Леонид Ионович турында бара.


Шендерович фикеренчә, "беренче булып сугу" фәлсәфәсенә, "бернәрсә дә үсмәслек итеп кисеп алу", "тузан йотып азапланачаксыз" кебек сүзтезмәләргә дә Путин нәкъ менә Усвяцовтан өйрәнгән.

Язучы әңгәмә барышында шулай ук Петербурда эшләгәндә Путинның Тамбов оешкан җинаятьчел төркеменә эшләгән боксы Владимир Кумарин белән бәйләнешләре турында сөйли, ул елларда шәһәрдә зур тәэсир көченә ия булган Роман Цепов исемле җинаятьченең Тамбов төркеме белән Петербур мэриясе арасында арадашчы ролен үтәве турында да әйтә.

Шендерович соңгы елларда Путинның атом коралы куллану белән дөньяны куркытуларына ишарәләп: "Русиядә бик төрле кешеләр хакимлек иткән. Акылдан язганнары да булган, маньяклары да. Сәяси маньяклар, көнчыгыш тираннары, номенклатура да булган. Черненко кебек ярыммәетләр дә булган. Әмма, беләсеңме, җинаятьчел оешкан төркем җибәргән кешенең хакимлек итүе беренче тапкыр кебек. Моңа 21нче гасырны һәм атом коралын да өстик. Һәм үзебезнең бик тә үзенчәлекле чорда яшәвебезне раслыйбыз. Чөнки һич тә мондый хәлнең булганы юк әле. Төрле илләрдә коточкыч бандитлар хакимлек иткән. Биографияләре Владимир Владимировичныкыннан күпкә начаррак булганнары да бао. Әмма берсенең дә атом коралы булмаган", ди.

XS
SM
MD
LG