Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Татар мәдәни үзәгенә Кыш бабай күчтәнәчсез килгән


Кыш бабай яшь артистлар белән
Кыш бабай яшь артистлар белән

26 декабрьдә Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә балалар Яңа елны каршылау, Кыш бабай белән очрашуга җыелды. Билетлар тиз сатылып бетү сәбәпле ул көнне бәйрәмне ике тапкыр уздырырга карар кылганнар. Ләкин бәйрәм Кыш бабайга шигырь сөйләп бүләк көткән балаларның өметен акламады.

Бәйрәмгә балалар да, әти-әниләр дә бик күп җыелган иде. Бәйрәмгә йөз кеше билет алган. Димәк, йөз бүләк әзерләнгән тамашада шул тикле бала катнашкан дигән сүз. Быелгы Яңа ел бәйрәменә килгәннәрнең иң яше - ике айлык Румия иде. Бәйрәмчә, төрле-төрле җәнлек, кар кызлары тагы әллә нинди костюмнарга киенгән балалар бу бәйрәмнән ниндидер тылсым, могҗиза көтеп, Кыш бабайның кулыннан бүләкләр дә алырга дип килгәннәр. Барысы булмаса да, күбесе Кыш бабай каршысына басып сөйләргә, аның тылсымлы капчыгыннан Яңа ел бүләге алырга өметләнеп шигырьләр, җырлар өйрәнеп килгән.

Чыршы янында
Чыршы янында

Бәйрәмне оештыручылар мәдәни үзәкнең зур залына бик матур чыршы да бизәп куйганнар. Бәйрәм ит, барысы да балалар өчен кебек. Ләкин чыршы янына атлыгып торган балаларны алып баручы якын да китермәде. Яшел чыршы турындагы җырны да кәгазьдән карап булса да үзе генә башкарды. “Нигә болай итәсез, нигә балаларга әйлән-бәйлән уйнатырга бирмисез?” дигәч, сценарий буенча шулай, башта концерт була, диделәр.

Кунакларны менә шундый апалар каршылап торды
Кунакларны менә шундый апалар каршылап торды

Концерт програмын мәдәни үзәк түгәрәкләренә йөри торган балалар күрсәтте. Кыска-кыска гына булса да, Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләр дә уйналды. Програм русчалы-татарчалы алып барылды. Анысы өчен сөенеп утырдык. Чөнки узган ел татар балаларына гомумән урын да булмаган иде, бер татар сүзе дә яңгырамаган иде. Быел "Газиз" гаилә театрына йөрүче яшь артистлар белән бергә, зурраклары да “Кәҗә белән Сарык”, “Су анасы”, “Шүрәле” әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. Ләкин ул өзекләр шул хәтле кыска, уйнау осталыклары да әлегә камил булмаганлыктан тамашачылар барысын да аңлап та бетермәде шикелле.

Балалар Чыршы бәйрәменә матур костюмнар киеп килгән
Балалар Чыршы бәйрәменә матур костюмнар киеп килгән

Сценарий буенча Кар кызы да чыкты. Бик каты чакыра торгач, Кыш бабай да күренде балаларга. Чыршыда утларны да яндырдылар. Калганын инде Кыш бабай үзе алып барды. Менә шул вакытта гына, балалар инде арып беткәч, әйлән-бәйләнгә дә чират җитте. Чыршы тирәли бер-ике кат әйләнгәч, балаларны әниләре янына урыннарына утырттылар. Кыш бабай янына ашкынып шигырьләрен сөйләргә кулларын күтәргән балаларга игътибар итүче булмады. Чөнки Кыш бабай да бу бәйрәмгә буш кул белән килгән иде. “Нигә балаларга бүләкләр юкмыни, алар бит әзерләнеп килгәннәр?” дигәнгә, Кыш бабай: "Бүләкләрне сатып алсыннар", диде.

Елаган баласын тынычландыручы бер ханымнан: “Нәрсә булды, нигә бәйрәмдә сөенергә тиешле бала елап беткән?” дип сораган идем. “Алиягә 4 кенә яшь әле. Татарча шигырь өйрәнеп килгән иде, сөйләтмәделәр шуңа елый”, диде.

“Уенчыклар бүләкләр,
Безгә тагы алып кил.
Соңга калма бабайкай
Атлап түгел, чабып кил!”

дигән шигырьне өйрәнгән баланы гына түгел, башкаларын да Кыш бабай тыңлап та карамаган. Гомумән, Кыш бабайның сценариендә чыршы бәйрәмендә шигырь сөйләтеп, җырлар җырлатып бүләкләр бирү турында бөтенләй язылмаган икән. Уеннарга да бик аз бала катнашты. Кыш бабай үзенең таягы белән: “Уберите своих детей, они мешают!” дип 3-4 яшьлек балаларны уенчылар яныннан куып торды.

Бәйрәмгә килгән балалар
Бәйрәмгә килгән балалар

Шул тикле татар балалары җыелган бәйрәм Мәскәүнең мәдәни үзәгендә бик еш була торган чара түгел. Шуңа күрә сөенеп тә, мактап та язасы килә ул бәйрәм турында. Ләкин оештыручыларның битарафлыклары нәтиҗәсендә могҗиза көткән балалар күңелендә бәйрәм булмады кебек. Бәлки киләсе ел бәйрәме өчен мондый хәлләр дәрес булыр һәм андый күңелсезлек кабатланмас дигән теләктә калыйк.

XS
SM
MD
LG