Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО: Коминтерново янында күзәтүчеләргә сепаратистлар ут ачкан


ЕИХО күзәтүчеләре
ЕИХО күзәтүчеләре

Коминтерново низаг баручы ике тараф чигендә урнашкан. Элегрәк аны сепаратистлар кулга төшергән.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ЕИХО) Донецки өлкәсенең Коминтерново авылы янында мониторинг миссиясе күзәтүчеләренә ут ачуда сепаратистларны гаепләде. Бу хакта "Украинская правда" яза. Оешма хисабына күрә, ут 150-200 метрдан ачылган, ә украин хәрбиләре Коминтерноводан читтә тору сәбәпле, бу эш сепаратистларныкы гына була ала.

Якшәмбе көнне утка тотылган Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре белән бергә үзбилгеләнгән "Донецки халык республикасы" ("ДНР") саклану министрлыгы вәкиле Эдуард Басурин да булган.

Әлеге хәлдә беркем зыян күрмәде. Басурин ут ачуда украин хәрбиләрен гаепләде. Киевта провокация дип атап, әлеге мәгълүматны кире кактылар.

Элегрәк Украина баш штабында ике тарафның низаг чигендә булган Коминтерново авылын сепаратистлар басып алуын әйткәннәр иде. Украина хәрбиләре мәгълүматларына күрә, "ДНР" сугышчылары авылга украин хәрбиләре үтеп кермәсен өчен махсус урыннарга миналар куйган.

XS
SM
MD
LG