Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган телдән оялу наданлыктан килә"


Алия Массарова
Алия Массарова

Вконтакте челтәрендә берничә ай дәвамында татар әдәбиятыннан мәгънәле өземтәләр чыгарган "Укы.Читай.Read." исемле берләшмә эшләп килә. Проект авторы Алия Массарова сүзләренчә, аның максаты – татар әдәбиятының матурлыгын күрсәтү.

Интернетта әдәбиятны популярлаштыру өчен төрле кызыклы порталлар, ресурслар эшләп килә. Алар, нигездә, чит ил әдәбиятын пропагандалый. Татар әдәбиятын заманча тәкъдим итү тырышлыклары әлегә күп түгел. Алар арасында да креатив һәм кызыклы мисаллар бар.

Берничә ай дәвамында Вконтакте социаль челтәрендә “Укы.Читай.Read.” дип исемләнгән берләшмәдә татар язучыларының матур һәм мәгънәле өземтәләре, фикерләре чыгып тора. Матур рәсемнәр һәм дизайн белән бизәлгән бу өземтәләрне КФУ студенты Алия Массарова әзерли.

Алия үзе Казанда туган, тик балачагын Югары Чагадайда үткәргән. Казан университетының 2нче курсында белем ала. Университеттан тыш мәдрәсәдә һәм лингвистик үзәктә укый. “Укы” берләшмәсе турында Азатлыкка ул үзе сөйләде.

"Укы. Читай. Read" сәхифәсе
"Укы. Читай. Read" сәхифәсе

– Мондый проект идеясе теләк рәвешендә күптәннән бар иде инде. Тирә-як мохитем моңа сәбәпче булды. Балачактан ук укырга яраттым, моның өчен мәктәп укытучыларыма рәхмәтлемен. Университетта да миңа Флера Сәйфуллина, Хатыйп Миңнеголов, Фәрит Яхин, Таһир Гыйләҗев кебек укытучыларда уку бәхете елмайды. Бигрәк тә Таһир абый Гыйләҗевка чиксез рәхмәтлемен, чөнки, сизгән булсагыз, төркемдәге язмалар, әдәбият үрнәкләре күбесенчә XX гасыр башына карый. Әлеге дәвер әдәбияты белән безне нәкъ Таһир абый җиренә җиткереп таныштырды.

Күңелемдә һәм башымда кечкенә генә проект тууга җирлек әзерләнгәч, миңа бер этәргеч кенә кирәк иде. Шулай итеп без бер дустым белән русча алып барыла торган "Литература" исемле әдәби паблик турында сөйләшеп утырганда, ул миңа: "Филолог буларак син дә татарчасын эшлә" диде. Шул миңа җитә калды.

– “Укы” төркеменең максаты булып нәрсә тора?

– Проектның төп максаты – кешеләргә татар әдәбиятының матурлыгын күрсәтеп бирү, чөнки күп кеше укырга иренә, вакыт тапмый, матур әдәбият урынына интернеттагы килде-китте нәрсәләр уку җиңелрәк бит. Мин үзем мәктәптә укыганда рус һәм чит телләр әдәбиятын бик яратып укыдым, татар әдәбиятына тиешенчә игътибар бирмәдем. Хәзер хатамны аңладым, әмма үкенмим, чөнки моңа бәйле чагыштыру мөмкинлегем бар. Үзебезнең әдәбиятыбыз гаять көчле, аһәңле икәненә инандым, башкаларга да шуны җиткерәсем килә.

"Укы. Читай. Read" берләшмәсе материалы
"Укы. Читай. Read" берләшмәсе материалы

​–​ Өземтәләрне үзең китап укыганда чыгарып барасыңмы?

– Күбесенчә укыганда билгеләп барам, китабым үземнеке булмаса фотога төшерәм. Бик сирәк кенә (вакыт булмаганда яисә үзем белән китап булмаганда) әзерне табып куям. Дусларым да ярдәм иткәне бар.

–​ Бу проектны башкаруда кемнәр ярдәм итә? Кызыксыну нинди дәрәҗәдә?

– Университет һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы миңа бик күп яңа танышлар, дуслар бүләк итте. Араларында яшь укытучылар, булачак укытучылар һәм, гомумән, татар халкының бүгенгесе һәм киләчәгенә өлеш керткән һәм керткәчәк яшьләр шактый. Алар сүз белән дә, кайберәүләре гамәл белән дә булышып тора.

Кызыксыну юк түгел. Паблик ачылуга өч ай да булмады, бернинди рекламасыз диярлек 380 кеше тирәсе теркәлде. Кеше санын максат итеп куймаганлыктан, мин моны көтмәгән идем, җан рәхәте өчен эшләгәнлектән дисәм ялгышмам. Алга таба да шулай барса, мөхәррият җыеп, чынлап торып эшләргә исәп.

–​ Синеңчә, татар әдәбиятын нинди заманча ысуллар белән популярлаштырып була?

Алия Массарова
Алия Массарова

– Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, “Бер татарчаны актуальләштерәбез, актуаль нәрсәләрне татарчалаштырабыз”. Минемчә, татар әдәбиятын актуальләштерү эшен үзебездән башларга кирәк. Беренче чиратта татар әдәбиятын татарлар үзләре укырга тиеш. Үзебез укымасак, аны башка халыкларга җиткерергә теләү – мәгънәсезлек.

Икенче шарт – чит телләр өйрәнү. Бүгенге көндә безгә тәрҗемәчеләр җитми. Һәм аларны кирәксенмәү шулай ук дөрес түгел дип саныйм. Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”е, Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы дистәләгән телгә тәрҗемә ителгән. Ә бүгенге көн татар язучыларыбызның иҗаты кайсы ягы белән ким? Шул ук Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзигә әйләнеп кайтсак, аларның әсәрләре тиешенчә бәяләнәме? Араларында көчле әсәрләр юкмыни? “Юк” диючеләргә күбрәк укырга киңәш итәр идем.

–​ “Гыйлем” берләшмәсенә дә язарга өлгерәсең...

– Әйе, “Гыйлем” проектына күптән түгел кушылдым. Татар тарихына нисбәтле язмалар әзерлим. Үзем әзерлим, үзем өйрәнәм, төрле чыганакларны чагыштырам. Борынгы чор турында язу җиңел түгел икән. Төрле җирдә төрле даталар, һәркайсы тарихны үзе “яза”, шуңа мәшһүр тарихчылар китапларына мөрәҗәгать итәргә тырышам. Бүгенге көндә ул – җиде томлы “История Татар”.

Максатым – халкым үзенең татар дип аталуыннан оялмасын, бабалары кем булган һәм ул үзе кем – шуны ачык күзалласын иде. Нишләп бүгенге яшьләр татар телендә сөйләшми? Чөнки алар аннан ояла, үз ана телләреннән ояла! Ә бу оялу наданлыктан килә. Алар үз халкының нинди бай, кодрәтле, данлыклы телгә, әдәбиятка һәм тарихка ия булганлыгын белми. Ни өчен белми? Чөнки укымый. Шуңа кечкенә генә проектыбыз да “Укы.Читай.Read” дип атала.

XS
SM
MD
LG