Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби риторикага төрелгән Яңа ел чыгышы


Яңа ел котлавында хәрби риторика барлыкка килүе шомлы һәм куркыныч. Русия президенты фикеренчә, безгә хәрбиләрдәге холык сыйфатлары кирәк икән.

Без – тынычлык сакчылары,
Булдырмабыз Җирдә сугышны
, дип кычкырып-кычкырып җырлап үстек без. “Сугышны булдырмыйбыз, әмма бер данә төзек кирпеч калмаганчы тынычлык өчен көрәшәчәкбез” дигән мәзәктәге халәттә икәнебезне аңламаганбыз да ул вакытта. “Тынычлык өчен” көрәшкән ул чорда Советлар Берлеге Әфганстанда “интернациональ бурыч” үти иде, ә без – яңа буын киләчәктә дә Җир шарында тынычлыкны саклар өчен идеологик әзерлек үтеп ятабыз.

Егерме ел элек инде ул заманнар үтте, бүтән кабатланмас кебек тоелды. Халыкка акыл керде, “тынычлык өчен көрәш”нең сугышка әзерлек икәнен аңлаган кебек иде. Икенче Чечня сугышы барган, әллә никадәр фаҗигале вакыйгалар булган 2000 елдагы котлавында да Русия президенты Яңа елның якыннар белән каршылана торган гаилә бәйрәме икәнен ассызыклап үтте. Кирәкми безгә кан кою, кирәкми безгә сугыш!

Һәм менә быел президент котлавында үзәк урынны “ерак илләрдә Русиянең мәнфәгатьләрен яклаучы” хәрбиләр алып торды. Аларны илбашы аерым котлады. Яңа ел котлавында хәрби риторика барлыкка килүе шомлы һәм куркыныч. Президент фикеренчә, безгә хәрбиләрдәге холык сыйфатлары кирәк икән.

Без дистә еллар буе нефть колы булудан туктыйбыз, эшмәкәрлекне үстерәбез, импортны алыштырырлык тауарлар җитештерә башлыйбыз дигән хыяллар белән яшибез. Соңгы елларда бу максат ниндидер маниягә әйләнде кебек. Кызганыч, чынбарлыктан ерак булган, экраннардан сөйләнгән мания генә бу. Реаль тормышта импортны алыштыру ул өч маҗар казын трактор белән таптатуга гына кайтып кала. Минем сүзләргә ышанмаганнар теләсә кайсы сырхауханәгә кереп карасын. Алардагы без җитештергән әйбер – зәңгәр бахиллар.

Без шулай итәчәкбез, болай итәчәкбез дип шапырынган арада йөз адәм миллиардерга әйләнде. Барысының да байлыгы илнең байлыгын имү исәбенә, берсе дә ниндидер заманча тауар җитештереп баеган адәм түгел. Путин Американың борынына чиртте дип Кырымны кушу белән масайган кешеләрнең фикерләрен һич аңламыйм. Дистә еллар буе илнең нефтен чит илләргә сатып, акчасын олигархларга биреп яки шул ук АКШка илтеп тапшырумы ул милли лидерлык күрсәткече? Нинди генә өлкәгә барып төртелсәң дә, чит илләрдән башка ярты адым да атламаячагыбызны аңлыйсың. Мине ялган сөйләүдә гаепләргә теләүчеләр башта фатирларына күз салып карасын – безнең илдә җитештергән нәрсә генә бар анда? Йортның кирпеченә кадәр чит илдән кайтарылган җиһазларда ясалган.

Импортны алыштыру идеясе чикерткә тыкылдаганы кебек яңгырап тора, әмма илбашының беркайчан да ниндидер продукция җитештереп, илне нефть энәсеннән аерып алырлык эшмәкәрләрне Яңа елда аерым котлаганы булмады. Ә менә хәрби риторика һәрдаим яңгырап тора һәм шушы юнәлештәге идеяләргә акча кызганучы да юк. Шәрә кызларны хәрби киемнәргә “киендергән” боди-артка кадәр уздырдылар бик рухи илдә. Дарулар булмау сәбәпле үлемгә дучар булган генераллар үзләренә кул сала, кая карама бичара авырулар өчен акча җыялар, әмма боларда беркемнең дә эше юк. Аның карауы без дөньякүләм террорчылыкка каршы көрәшәбез – Сүриядә Бәшәр Асад режимын саклау өчен берни кызганыч түгел! Без бит бөек ил!

Без бөек ил дип шапырынган кешеләргә мин гел бер җавап бирәм. Минем өчен бөек ил – Көньяк Корея. Мәйданы буенча ике Татарстан кадәр дә булмаган Көньяк Корея. Шул ил дөньяның барлык илләренә, шул исәптән бөек Русиягә генә дә нинди генә модельдәге автомобильләр, көнкүреш техникасы сатмый. Гаҗәп һәм сәер – Көньяк Кореягә бөек ил булыр өчен хәтта АКШ та комачауламаган! Ә безнең АКШны “радиоактив көлгә” әйләндерү турында хыялланып яшәп ятыш.

Туган илне сәясәтчеләр “Ватан” дип атый башлыйлар икән, димәк, алар сугышка әзерләнә дигән гыйбарә яши. Әмма мин ил ниндидер коточкыч сугыш алдында дип әйтмәс идем. Бу ил җитәкчелегенең саклану реакциясе. 2012 елгы протестлардан соң халыкка матур Әкият уйлап чыгардылар һәм бөтен дөньяга ачулы халыкка дошман образын бүләк иттеләр. Без – бөек ил, әйләнә тирәбездә дошманнар. Империячел рухта яшәгән халык моны күктән яуган манный ярмасы итеп кабул итте. Хәрби риторикага төрелгән Яңа ел чыгышы да “патриотларның” күңеленә сары май булып яткандыр. Халыкны сугыш куркынычы алдында тотарга кирәк. Иң куркынычы – президентның чыгышы да түгел. Акыллы гына күренгән кешеләр белән аралашканда куркып куясың – бик күп кешеләр сугыш булачагына һәм ул сугышта Русиянең җиңәчәгенә инанып яши. Әмма шундый кагыйдә бар – халык сугыш тели икән, юк теләк чынбарлыкка ашачак. Соңгы мисал – Украинадагы сугыш. Дистә еллар буе интернетларда барган ызгыш – “хохлосрач” – 2014 елда чынбарлыкка әверелде.

Бөртек кадәр Кореяда җитештерелгән телевизордан президентның хәрбиләрне котлаганын карагач, АКШта җитештерелгән айпад белән табынны фотога төшерә дә халык сөенә – менә бит! Үзебездә барысы да җитештерелгән дип сөенә адәмнәр. Берсенең дә өстәлдәге йомырка, колбаса һәм ипинең чынлыкта чит илнеке икәнен аңларга башы җитми. Чит илдән кайтарылган орлык-тавык-чучкалардан һәм чит илдән кайтарылган җиһазда эшләнгән “безнеке” дип саналган ризыклар да.

Бөтен әйбер шулай сәер һәм гаҗәп бездә. Атамасында “либераль” сүзе булган ЛДПР фиркасе җитәкчесе “либеральләрне” сүгә, ә үзләрен “либераль” дип атаучы кайберләрнең чыгышлары Жириновскийныкыннан аерылмый. Украинада хәрби хунта дип сүгә халык. Хунта ул хәрбиләрнең хакимиятне басып алуы. Украинада ничә хәрби хакимияттә утыра? Берәү дә юк. Ә безнең илдә бөтен әһәмиятле урыннар – икътисади һәм сәяси кәнәфиләр – хәрби структуралардан чыккан кешеләр кулында. Кайда хунта?

Илдәге оппозиция дә реаль чынбарлыктан ерак кешеләр төркеме. Аларның бөтен хыяллары “Путин китсә”гә генә кайтып кала. Имеш, Путин китә дә, тормыш рәтләнеп куячак. Рәтләнеп куя алмый, чөнки оппозиция саналган төркемнең илне үзгәртеп кору планы юк. Бөтен хыял Путин китсенгә генә кайтып кала. Ул киткәннән соң яхшырак булачагына нинди гарантия бар? Мылтык хакимият тудыра. Илдәге мылтык хәрбиләр кулында. Хәтта Путин китсә дә, хакимият хәрбиләр кулында калачак.

Мин үзем Путин китмәсен иде дигән фикердә. Миңа путинчыларның әверелешләрен күзәтүе кызык. 2000 елларда Путинга хушлары киткән адәмнәр 2012 елда президентның исеменә берәр тозлы-борычлы сүз кыстырмый телгә алмыйлар иде. “Кырымбезнеке” эпопеясеннән соң алар кабат Путинны яратучыларга әйләнде. Хәлләр болайрак дәвам итеп, халык сугыш эйфориясеннән айнуга, алар кабат Путинны каһәрләүчеләргә әйләнәчәк. Кешеләрдәге шушындый үзгәрешләрне күзәтү гаҗәп. Мин үзем кешеләр турында югарырак фикердә идем, хәзер исә миңа путинчыларны күзәтү кызык. Зоопаркка да барып йөрисе юк – тик утыр фейсбукта “путинчыларның” кыланмышларын карап.

Яңа елда ниндидер фаразлар әйтү гадәткә кергән. Мин дә әйтеп карыйм. Путин калса иде дигән сүз – анысы минем хыялый теләк. Чынлыкта, минемчә, хәзерге президент үзенең өченче срогының азагына кадәр утыра алмаячак. Путинның Яңа елдагы чыгышын карагач, мин шундый фикергә килдем.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG